Ильмира Нәгыймовага шатлыктан соң борчу килгән
Шоу-бизнес

Ильмира Нәгыймовага шатлыктан соң борчу килгән

Ул тормышындагы соңгы яңалыклар турында сөйләде.

Ильмира Нәгыймова социаль челтәрләрдә язылучылары белән даими аралашып тора. Ул тормышында булган яңалыклары, шатлыклы һәм борчулы хәлләре  турында сөйли.

Бер көнне Ильмира үзе эшләп алган акчага төркемен йөртү өчен чит ил машинасы алуын, яңа образларын күрсәтте.

Төшендә ике тапкыр Эльмира Сөләйманованы күргән. Берсендә җырчы дусты аны үзенә чакырган. Ильмира аңа: "Син бит исән түгел..."- дигән. 

Җырчының гаиләсенә борчу килгән. Энесе СВОга китә икән. "Иртәгә энемне СВОга алып китәләр. Исән-сау гына әйләнеп кайтсын", - дигән ул, өчесе төшкән фотоны сторисына куеп.  Амин, амин. Яраткан җырчыбызның тормышында шатлыклы вакыйгалар гына булсын.

Фото: скриншот

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Руслан КИРАМУТДИНОВ Ильмира НАГИМОВА СВО

Нет комментариев