Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Илмира Нәгыймова: "Без быел Чаллыдан күченәбез" - ВИДЕО

Татар эстрадасының популяр җырчысы, «Алтын барс» премиясе лауреаты, автор-башкаручы Илмира Нәгыймова исеме соңгы вакытларда матбугат чараларында еш күренә, ишетелә башлады. Руслан Кираметдинов белән аралары өзелгәч, аның иҗаты тагын да активлашты. Шәхси тормышында да яңалыклар булырга тора. Бүгенге әңгәмәбез шулар хакында.

– Илмира, иң элек үзегез белән якыннанрак таныштырыгыз әле?  
– Мин Менделеевск районы Ижевка авылында гади гаиләдә туып-үстем. Әнием аш-су остасы, әтием машина  йөртүче. Без биш бала үстек. Әти-әнием җыр-моңга гашыйк булганга, безнең өйдә музыка тынып тормады. Мин балалар бакчасыннан ук җырлыйм. Әмма мәктәптә укыганда хокук саклаучы булу теләге туды. Һәм мин әлеге теләгемә ирешү өчен йөгерү һәм каратэ белән ныклап шөгыльләндем, чаңгыда шудым. Үземне җырга багышлармын, дип уйламадым да. Әмма язмыш хыялларымны үзгәртте дә куйды. Каратэ ярышы вакытында көндәшемә җитди травма ясадым һәм башка спорт белән шөгыльләнә алмаячагымны аңлагач, үземне музыкага багышларга булдым. 7нче сыйныфта укыганда Менделеевск музыка мәктәбенә укырга кердем. Районда гына түгел, Казанда да еш чыгыш ясадык. Мин башкалага гашыйк булдым, шунда яшисем килә башлады һәм 9нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң данлыклы Әүхәдиев исемендәге Казан музыка училищесына укырга кердем. Шул вакытта ук гастрольләргә йөрдем, бәйрәмнәрдә, концертларда чыгыш ясадым. Кыскасы, мин 17 яшьтән сәхнәдә. Үземне автор-башкаручы дип саныйм. 
– Җыр язарга нәрсә этәргеч булды? 
– Апамның гыйбрәтле язмышына багышлап, «Ялгыш адым» дигән беренче җырымны яздым. Олы апам Лилия урыс егете Сергейга кияүгә чыккан иде. Әти-әнием кияүләре урыс милләтеннән булачагын белгәч, башта каршы төштеләр, ә аннары ризалаштылар. Апам кияүгә чыкты да Мәскәүгә күченеп китте. Сергейның әнисе чиркәүдә эшләгәч, апам да христиан динен алды. Глеб исемле уллары туды. Бервакыт апам авылга кайтырга җыенып йөргәндә, ире белән бик каты ачуланыша. Шул көнне өйдән чыгып китә һәм юлда авариягә очрый. Аның артыннан Сергей да югала. Апамны җирләдек, ә менә Сергей турында 10 ел буена бер хәбәр дә булмады. Аның әти-әниләре безнең белән башта аралашмадылар, уллары югалуда безне гаепләделәр. Хәзер аралар җайланды. Глеб әнисенең каберен күрергә дә кайтты. Апамның үлемен барыбыз да авыр кичердек. «Ялгыш адым» җыры хәсрәткә үрелеп, үзеннән-үзе язылды. Аның көен дә, сүзләрен дә үзем иҗат иттем. Шуннан соң йөздән артык җыр яздым. 
– Кемнәр белән хезмәттәшлек итәсез?
– Таһир Әсәдуллин, Гүзәлия, Рамил Әсхәдуллин белән берлектә иҗат ителгән җырларым бар. Күпчелек очракта сүзен дә, көен дә үзем язам. Җырларымны Эльмира Сөләйманова, Ләйсән Гыймаева, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Алинә Сафиуллина, Гөлназ Сираева яратып башкара. 
– Җыр ничек туа?
– Берәр кая барганда, яисә берәр нәрсә эшләгәндә, үзеннән-үзе колагымда көй яңгырый башлый. Мин аны тиз генә көйләп, диктофонга яздырып куям.
– Җырларыгызның хитка әйләнүенең сере нидә? 
– Аны алдан берничек тә фаразлап булмый. Җыр беренче нотасыннан ук кешедә «каз тәннәре» чыгарырга тиеш. Шул чагында ул хит була. Кайчагында үзең зур өмет багламаган җырлар да халык күңеленә үтеп керә.
– Марат Яруллин белән башкарган «Соңгы бию» дуэтын бер миллионнан артык кеше тыңлап, югары бәяләде. Тагын кемнәр белән дуэт җырларга планлаштырасыз?
– Дуэтлар күп, кемнәр белән башкарачагымны әлегә төгәл генә әйтә алмыйм.


– Балаларыгыз зурлармы, җырларыгызны тыңлыйлармы?
– Балаларым – тормышымның, яшәвемнең мәгънәсе. Улым Камил икенче сыйныфта укый, кызым Ясминә балалар бакчасына йөри. Алар җырларымны тыңлыйлар. «Соңгы бию»не аеруча яраттылар. Гел җырлап йөриләр. 
– Сезне Казанга китә диләр...
– Әйе, Казанга күчәргә телим, чөнки анда иҗат өчен мөмкинлекләр күбрәк. Кайбер мәсьәләләрне хәл иткәч, быел яшәү урынын алмаштырырбыз, дип уйлыйм.
– Аллаһы Тәгаләгә ышанасызмы?
– Мин Аллаһы Тәгаләнең барлыгына һәм берлегенә ышанам. Кечкенәдән догалар өйрәнеп үстем. Бөтен сүрәләрне беләм. Юлга чыкканда гел дога белән чыгам. Аларны улыма да өйрәтәм, Аллаһка шөкер, хәзер Ясминәм дә өйрәнә башлады. 
– Гаиләгездә кыенлыклар килеп чыккач, дусларыгыз ташламадымы?
– Тормышымда авырлыклар килеп чыккач, янымда вакыт белән сыналган, мин иҗат дөньясына кергәнче булган дусларым гына калды. Әти-әнием, туганнарым – төп терәгем. Минем белән яшәүче сеңелем балаларны карарга булыша. Иң мөһиме: барыбыз да исән-сау булыйк дип телим. 
– Сезне ике бала әнисе димәссең, гәүдәгезне ничек саклыйсыз?
– Фитнес белән шөгыльләнәм, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тырышам. 
– Сәхнәдәге Илмира белән тормыштагысы охшашмы?
– Тормышта мин бар кешене дә үземә якын китермим. Башта сынап карыйм. Сынауны үтә икән, димәк, ул –  минем янымда булырга тиешле кеше. Аннары мин уйларыма бирелүчән. Кайчак шул уйларымда чуалып, каршыга килгән танышым белән дә исәнләшми үтеп китәргә дә мөмкинмен. Сәхнәдәге образларым бераз башкачарак. Дөресрәге, ул шул ук Илмира, тик нигәдер мин аннан тәкәббер, гоурур булып күренәм, ә чынлыкта  мин – бик гади кеше.
Киләчәгегезне ничек күз алдына китерәсез?
– Аллаһы боерса, барысы да әйбәт булыр. 

 

Әңгәмәдәш – Зөлфия Галим
 

Илмира Нәгыймова турында кызыклы фактлар
* Татар эстрадасы йолдызы классикадан тыш, джаз һәм  рок музыкасы тыңларга ярата. 
* Яраткан телешоулары: «Интуиция», «Давай поженимся». 
* Яраткан уеннары: волейбол, кәрт сугу.
* Яраткан төсе: кызыл.
* Үзен мактарга яратмый, әмма аны белүчеләр һәм дуслары тыйнак, изге күңелле, көчле дип саный. Үзен кыерсыткан теләсә кемгә каршы тора ала. 
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йолдызлар тормышы

2
X