Илсөя Бәдретдинова бүләк ителгән ризыкларны нишләтүен әйтте
Шоу-бизнес

Илсөя Бәдретдинова бүләк ителгән ризыкларны нишләтүен әйтте

Җырчы «Курыкмыйча ашыйбыз. Концертыма начар кешеләр йөрми», - диде.

Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинованың  Чаллыда гастрольләре бара. 

Тамашачылары һәр көнне зал тутырып килә. Яраткан җырчысына кемдер чәчәк, кемдер шоколад, кемдер чәк-чәк, торт бүләк итә.  Альбина ханым исә сәхнәгә чыгарып чәк-чәк бирде.

Җырчы Чаллыдагы тамашачыларына  рәхмәт белдерде. 

– Бездән еш кына тамашачы бүләк иткән ризыкларны ашарга курыкмыйсызмы дип сорыйлар.  Без сез биргән ризыкларны төркемебез белән рәхәтләнеп ашыйбыз. Ашаганда Аллаһы Тәгаләдән бу кешегә сәламәтлек, тагын да күбрәк акча бир дип сорыйбыз. Киләсе елда тагын да күбрәк алып килсен иде, дип телибез. Курыкмыйбыз, чөнки минем концертка начар уйлы кеше йөрми. Гомумән мин Чаллы тамашачысына аеруча рәхмәтле: сез ашатасыз, Казаннан фатир алып бирдегез. Киләчәктә дә эшләрегез уңышлы барсын, – диде ул. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Илсөя Бәдретдинова Фирдүс Тямаев

Нет комментариев