Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Илсөя Бәдретдинова аранжировщигына үзенчәлекле бүләк ясаган

Саунд-продюсер, аранжировщик Илдус Дәүләнов 35 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Юбилярның туган көненә татар эстрадасының популяр артистлары килде. Алар арасында командасы белән Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова да бар иде.  

Алар Илдус Дәүләновка бик тә үзенчәлекле бүләк – Илдусның ярымшәрә сынын тапшырды. Әлеге бүләккә бәйрәм кунаклары теләкләрен язып калдырды, автографларын куйды. Илсөя Бәдретдинова исә Илдус Дәүләнов сынының эчке кием өстенә «Торып бас» дип язып куйды. 

«Монда җыр исемен язам», – дип шаяртты ул.  

Фото Илсөя Бәдретдинованың телеграм каналыннан 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев