Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Илсөя Бәдретдинова Чаллы тамашачысына: «Акча астында калсагыз иде», - диде.

«Минем җырларымны яраткан, үземне ничек бар, шулай кабул иткәнегез, хөрмәтләвегез, заллар тутырып килүегез  өчен рәхмәт»- диде ул.

Сара Садыйкова  исемендәге концертлар залында Илсөя Бәдретдинованың 8нче концерты аншлаг белән узды. «Моннан 19 ел бу залдагы беренче концертыма 17 кеше килгән иде. Бүген залда алма төшәрлек тә урын юк. Минем җырларымны яраткан, үземне ничек бар, шулай кабул иткәнегез, хөрмәтләвегез, заллар тутырып килүегез  өчен рәхмәт. Рәхәт яшәгез, теләгем шул: күп акча астында күмелеп калсагыз иде», – диде ул.

Җырчының һәр җыры алкышларга күмелде. Чәчәк бирергә чират хасил булды. Аның чыгышын балалар да, зурлар да ярата. Ризәлә ханым Оренбург өлкәсенең Абдуллина авылыннан ук килгән. «Мәктәп директоры эштән җибәрде, бройлерларны ирем алып калды. Хыялым тормышка ашты, дусларым белән концертыгызга килдем. Концерт искиткеч, Чаллы да бик матур, кешеләре әйбәт», – диде ул.  Илсөя Бәдертдинова аны 6 июньдә Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында булачак Айдар Тимербаев җырларыннан төзелгән коцертка чакырды. Чакыру билеты бүләк итте.

Көчле энергетикалы, матур концерты өчен Чаллы тамашачысы яраткан җырчысын көн дә бүләкләргә күмде. Берәү – алтын кулон, дизайнер Гүзәл – матур яулык, берәү тозлы кыяр, берәү җылы носки бүләк итте. Чыннан да рәхәтләнеп ял итә торган, искиткеч шәп концерт булды. Аны тулысынча тасвиралап бетерергә сүзләр табу да авыр. Барып карарга кирәк.

Тукай районы мәдәният бүлеге башлыгы Рашат Фәйзерахманов концерттан алган тәэсирләре белән уртаклашып: «Илсөя Бәдретдинова татар эстрадасын  10 елга алга җибәрде. Бик матур, затлы концерт. Командасы да шәп, барысы да талантлылар, үз эшләренең остасы», – диде. Бу чыннан да шулай. Илләребез имин, барыбыз да сәламәт булып тыныч күңел белән концертларга йөрергә насыйп булсын.

Зөлфия ГАЛИМ

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес