Илсөя Бәдретдиновага кияүгә чыгарга тәкъдим ясадылар - ВИДЕО
Шоу-бизнес

Илсөя Бәдретдиновага кияүгә чыгарга тәкъдим ясадылар - ВИДЕО

Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова гастрольләрен дәвам итә. Шушы көннәрдә ул үзенең зәвыклы концерты белән Балтач тамашачысын сөендерде.

Концерт барышында көтелмәгән хәл булды.

Илсөяне бик нык яратучы тамашачысы Илнур аңа үзенә кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. «Кирәкми, тынычлап яшә», – дип җырчы аңа ризалык бирмәде. Илнур исә: «Алайса йөзекне дә бирмим, йә югалтырсың», – дип бүләген алып китте. 


 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


йолдызлар тормышы

Нет комментариев