Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Иммунитетны ныгытыгыз!

Мин узган ел июльдә, дусларга кунакка барып кайткач чирләдем. Башта ике көн температура булды: 37дән югарырак иде. Өченче көнгә берни калмады. Аннан көнендә генә авылга, әни янына кайтып килдем. Икенче көнне иртәнгә ис, тәм тоймый башладым.

Дусларым: “Бу шул коронавирус, антибиотик эч”, – диделәр. Өч көн эчтем. Ашыйсы килмәү дигән нәрсә булмады, һаман нидер капкалап-чәйнәп йөрдем. Тәмне бер генә көн тоймадым. Тозлы балык алган идем, әллә балык ашыйм, әллә полиэтилен чәйним – барыбер иде. Ә ис сизмәү өч көнгә сузылды.
Кыяр тозлый торган вакыт иде, банка парландырырга дип газга куйган кәстрүлемдә су кайнап бетеп, өйнең зәңгәр төтен белән тулганын күргәч кенә янгын чыгара язуымны аңладым, ә төтен исен сизмәдем. Ис сизмәүдән тыш бүтән бер симптом да булмагач, антибиотик эчүне туктаттым. Балан, мүк җиләге морсы, лимон белән чәй, С витамины эчтем. Гаилә белән имбир суы эчәбез. 250 грамм имбирне чистартып, телемнәргә турап, табада сүрән утта киптерәм дә, шуңа 2 литр су салып, әкрен утта бер сәгать кайнатам. Көрән төскә кергән сыеклыкны суыткычта саклап, ашар алдыннан ярты стакан җылытып эчәбез. Авызны яндыра! Йоклар алдыннан сөт кайнатып, шуңа гхи маен (сары май) салып эчтем. Аннан мин күптән инде, иммунитетны ныгыту, канны сыегайту өчен иртән ач карынга Кырымда җитештерелгән чәй содасы эчәм: ярты бал кашыгы соданы башта кайнар су белән сүндерәм һәм ярты стакан җылы суда болгатам.
Коры гәрчич порошогын кайнар суга салып, аякларны көн дә 20-30 минут шул суда тоттым, су азрак суынган саен кружка белән кап-кайнарын өстәп тордым. Температура булмаса гына, йоклар алдыннан шулай эшләргә, аннан аякка носки киеп йокларга кирәк. Аннан миңа салкын тигәндә һәрвакыт борычлы пластырь
булыша, аны аякка һәм күкрәк читлегенә ябыштырам.
Үпкә турысында ай буе вакыт-вакыт авырлык сиздем, тирән сулыш алыйм дигәндә, аркада ике җир чәнчеп куя иде. Бер дус кызым “Дыхательное упражнение по Стрельниковой” ясарга киңәш итте. Ул “ютуб”та бар. Бик файдалы. Хәзер коронавирус шартларында яшәргә өйрәнергә кирәк, әлеге күнегүләрне көнгә 20 минут ясау, файдага гына булачак дип саныйм.

 

Чулпан Гарипова.
Фото: polsov.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус