Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Иркә ире турында: «Артурдан шалтыратулар бик сирәк хәзер»

«Я Раббым, исән-имин кайтар егетләребезне, амин», – дип язган җырчы.

Бу көннәрдә Иркәнең концертлары бара. Социаль челтәрләрдә дә җырчы күбрәк шуларны күрсәтә. Тик, соңгы көннәрдә, артисттан аның тормыш иптәше турында сораштыручылар да арткан. Җырчы сүзләренчә, кайсыдыр журналист Иркәнең тормыш иптәше Артур турында дөрес булмаган мәгълүмат язган.

«Сорауларга җавап. Бер журналист «Артур кайтты» дигән язма куйган булган, шуннан чыгып, сораулар бик күп килә башлады. Дөрес сүз булса, бик сөенер идем. Әмма юк шул. Шалтырату би-и-ик сирәк килә хәзер. Мин исән-имин, дисә, шуңа риза булып сөенәбез дә яши бирәбез... Хәбәре бар, әйткәнемчә, бик еш түгел. Һәрвакыттагыча, барысы да әйбәт, диюдән узганы юк. Я Раббым, исән-имин кайтар егетләребезне, Амин», –  дип язып калдырган җырчы. Бу хакта https://omet-rb.com хәбәр итә. 

Иркәнең тормыш иптәше Артур Шабакаев 2022 елның 30 сентябрендә мобилизация буенча махсус хәрби операциягә китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес