Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Иркә: «Җитәр, яме... Миңа сезнең өчен оят?!»

Социаль челтәрләрдә җырчыны елмаеп йөргәне өчен гаепләгәннәр.

Татарстанның атказанган артисты Иркә мобилизациягә эләккән ире Артур турында яза. Моннан тыш җырчыны елмаеп йөрүдә дә гаепләгәннәр икән.

– Төнге 00.30... Өй эшләрен карап чыкканнан соң, тыныч кына, салмак музыка куйдым да, килеп яттым. Артур белән языштык: "Ятып алам, бүген арылды, эш күп булды", - ди (нишләгәнен әйтми)... "Тагын элемтәгә чыгарга тырышырмын", - диде. Үзенә күп кенә әйберләр җибәргән идек, шуларны алган. Күп итеп рәхмәтләр әйтте, миңа гына түгел, төркемемдәге барлык егет-кызларга, хәзрәткә һәм дусларга. Булышучылар: «Безнең исемнәрне яза күрмә, зинһар. Безгә пиар кирәкми, иң мөһиме исән-сау кайтсыннар гына», - диделәр. Тыңладым! Язмыйм! Рәхмәт сезгә, барысы да сезгә меңе белән әйләнеп кайтсын. Кире сүземнең башына кайтам әле. Мине берничә җирдә, берничә кеше, елмаеп фотога төшүемне үз итмәгән, янәсе «ничек елмая бу хатын, ире мобилизацияләнде, елмаеп йөри!» дигәннәр. Мин ямьсез итеп язмыйм, матурлап язам, мәдәният өлкәсендә эшләгәч, килешеп бетмәс! Вы о чем? – диим әле! Мине елмаюдан мәхрүм итеп сезгә рәхәт, җиңел булачакмы? Әле ярар, хатын-кыз язса! Ир-атлар бит! Сез нәрсә совсем бутый башладыгызмы? Сез үзегезнең кем булып дөньяга килүегезне оныттыдыгызмы? Иркә бик дәшми, әлбәттә, түзә ул, үткәреп җибәрә... Тик шулай да, кайбер «егетләр», җитәр, яме? Миңа сезнең өчен оят! Ә мин елмаям! Һичшиксез елмаячакмын! – дип яза җырчы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу биз