Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Иршат Бариев: "Проф­со­юз – ке­ше­ләр­нең тор­мы­шы­на би­та­раф бул­ма­ган­нар төр­ке­ме"

Ир­шат Әз­гар улы ТЭЦ­ка 1990 ел­да сле­сарь бу­лып эш­кә ур­на­ша. Ак­та­ныш ра­йо­ны­ның Пу­чы авы­лын­да ту­ып-үс­кән эш сө­ю­чән егет яр­ты ел­дан – мас­тер, бер ел­дан өл­кән мас­тер дә­рә­җә­се­нә кү­тә­ре­лә. Бе­раз ва­кыт уз­гач хи­мия це­хы­ның әй­дәп ба­ру­чы ин­же­не­ры, ан­на­ры цех җи­тәк­че­се урын­ба­са­ры итеп ку­я­лар. Ул бе­рүк ва­кыт­та әле­ге цех­ның проф­со­юз ко­ми­те­тын да җи­тәк­ли. 2009 ел­да яр­дәм­чел, җи­тәк­че­ләр бе­лән бер­гә хез­мәт­кәр­ләр­нең мән­фә­гать­лә­рен кай­гырт­кан Ир­шат Ба­ри­ев­ны ТЭЦ­ның проф­со­юз ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се итеп ку­я­лар. Шу­шы көн­нәр­дә аңа 60 яшь тул­ды. Ир­шат Әз­га­ро­вич бе­лән әң­гә­мә­без ТЭЦ­та­гы хез­мәт юлын ис­кә алу бе­лән баш­ла­нып кит­те.

- Чал­лы ТЭ­Цын­да­гы эшем­не ягу­лык це­хын­да сле­сарь бу­лып баш­лап җи­бәр­дем. Һө­нә­ри үсеш­нең бар­лык бас­кыч­ла­рын үт­тем. Цех баш­лы­гы урын­ба­са­ры дә­рә­җә­се­нә иреш­тем. Эшем кы­зык һәм ма­вык­тыр­гыч иде, хәт­та кас­ка­ны са­лыр­га оны­тып, кыш кө­не җәй­ге аяк ки­е­мен­нән өй­гә кай­тып кит­кән чак­лар да бул­ды. Стан­ци­я­дә эш­ләү дә­ве­рен­дә  шак­тый күп тәҗ­ри­бә туп­ла­дым. Бү­ген­ге көн­дә ос­таз­ла­рым - ягу­лык це­хы баш­лы­гы урын­ба­са­ры, мәр­хүм Га­сыйм­хан Фа­тый­хов­ны, ТГК-16 ның элек­ке­ге ге­не­раль ди­рек­то­ры Ра­мил Хө­сә­е­нов­ны, Ка­зан­ның “ТЭЦ-2” ди­рек­то­ры Ра­дик Га­лиул­лин­ны рәх­мәт хис­лә­ре бе­лән ис­кә алам.

- Сез 2009 ел­дан бир­ле проф­со­юз ко­ми­те­тын­да эш­ли­сез. Оеш­ма­гыз ни­чә ке­ше­не бер­ләш­те­рә?

- Бе­рен­чел проф­со­юз оеш­ма­сын­да 21 әгъ­за иде. Оеш­ма­быз ел­дан-ел ны­гы­ды, ке­ше­ләр бе­лән эш­лә­ү­нең яңа фор­ма­ла­ры, үзе­без­нең тра­ди­ци­я­лә­ре­без бар­лык­ка кил­де. Бү­ген­ге көн­дә ТЭЦ­та эш­лә­ү­че­ләр­нең ба­ры­сы да (954 ке­ше) проф­со­юз әгъ­за­ла­ры. 980 пен­си­о­нер да ко­ми­тет­ның яр­дә­мен һәм кай­гыр­ту­ын то­еп яши. Без ла­ек­лы ял­да­гы ве­те­ран­на­ры­быз­ны оныт­мый­быз: бәй­рәм­нәр­гә ча­кы­ра­быз, юби­лей­ла­рын­да өй­лә­ре­нә ба­рып кот­лый­быз. Үзе­без­нең сә­ла­мәт­лән­де­рү ком­п­лек­сын­да, “Бал­кыш” һәм “Зо­ло­той ко­лос” са­на­то­ри­я­лә­рен­дә сә­ла­мәт­лек­лә­рен ны­гы­ту өчен буш­лай юл­ла­ма­лар би­рә­без. (Үзе­без­нең хез­мәт­кәр­ләр юл­ла­ма­ның 25%ын тү­ли) “Шәһ­ри Чал­лы” һәм “Чел­нинс­кие из­вес­тия” га­зе­та­ла­рын бү­ләк итә­без. 

- Сез­нең оеш­ма рес­пуб­ли­ка­да  ал­дын­гы­лар­дан са­на­ла.

- Чал­лы ТЭ­Цы проф­со­юз оеш­ма­сы Та­тар­стан электроп­роф­со­юз­ла­ры­ның бү­лек­чә­се бу­лып то­ра. Без­нең бе­рен­чел оеш­ма проф­со­юз­лар ара­сын­да смотр-кон­кур­ста бер­ни­чә тап­кыр иң ях­шы­сы бу­лып та­ныл­ды. Рос­сия элек­троп­роф­сюз­ла­ры ара­сын­да да сы­нат­мый, төр­ле күр­сәт­кеч­ләр бу­ен­ча да­и­ми бе­рен­че урын ала, ул - бө­тен­рос­сия элек­троп­роф­сюз­ла­ры кү­лә­мен­дә “Иң ях­шы” оеш­ма­лар­ның бер­се. Кол­лек­тив ки­ле­шүе до­ку­мен­ты­ның эч­тә­ле­ге бу­ен­ча да Та­тар­стан­да ал­дын­гы. Мо­ның өчен без­не (ди­рек­тор Ән­вәр Ха­җе­ев бе­лән бер­гә) Ка­зан­га ча­кы­рып бү­ләк­лә­де­ләр. Без­нең бу­рыч – һәр хез­мәт­кәр­гә со­ци­аль мәсь­ә­лә­ләр­не, эш­тә­ге аң­ла­шыл­мау­чан­лык­лар­ны ва­кы­тын­да чи­шү­дә яр­дәм итү, яшь­ләр һәм ве­те­ран­нар хә­рә­кә­тен үс­те­рү. Со­ци­аль йөк­лә­мә­ләр ба­ры­сы да пред­при­я­ти­е­нең кол­лек­тив ки­ле­шү­ен­дә тер­кәл­гән. Аның ни­ге­зен­дә хез­мәт ха­кын ин­дек­са­ци­я­ләү, хез­мәт шарт­ла­рын ях­шыр­ту һәм хез­мәт­не сак­лау, таш­ла­ма­лар һәм со­ци­аль ха­рак­тер­да­гы тү­лә­ү­ләр баш­ка­ры­ла. Без бу мәсь­ә­лә­ләр­не  ди­рек­то­ры­быз Ән­вәр Ха­җе­ев һәм аның со­ци­аль мәсь­ә­лә­ләр бу­ен­ча урын­ба­са­ры Ана­то­лий Ар­темь­ев бе­лән бер­гә хәл итә­без.

- Мат­бу­гат ча­ра­ла­рын­да те­ге яки бу пред­при­я­ти­е­дә ки­леп чык­кан бә­хет­сез­лек оч­рак­ла­ры  ту­рын­да еш сөй­ли­ләр.

- ТЭЦ­та Хез­мәт кур­кы­ныч­сыз­лы­гын тә­э­мин итү­гә игъ­ти­бар зур. Кур­кы­ныч­сыз эш шарт­ла­ры бул­ды­ру өчен ки­рәк­ле ча­ра­лар алыр­га ак­ча би­ре­лә. За­ман­ча, сый­фат­лы шәх­си сак­ла­ну җай­лан­ма­ла­ры ке­ше­ләр­не за­рар­лы фак­тор­лар­дан юга­ры дә­рә­җә­дә сак­лый. Алар кыйм­мәт бул­са да, стан­ция җи­тәк­че­ле­ге хез­мәт­кәр­ләр­нең сә­ла­мәт­ле­ге  өчен ак­ча­ны кыз­ган­мый, без­гә бе­рен­че чи­рат­та хез­мәт­кәр­лә­ре­без­нең сә­ла­мәт­ле­ге ка­дер­ле. Стан­ци­я­дә эш­лә­ү­че­ләр ба­ры­сы да,  тар­мак та­ләп­лә­ре­нә ту­ры ки­лә тор­ган шәх­си сак­лык ча­ра­ла­ры бе­лән тә­э­мин ител­гән.

- Стан­ци­я­дә яшь­ләр сә­я­сә­те ни­чек алып ба­ры­ла?

- Без­дә яшь­ләр­нең үз оеш­ма­сы бар. Алар бе­лән бер­лек­тә егет-кыз­лар­ның та­лант­ла­рын үс­те­рү юнә­ле­шен­дә мак­сат­чан эш алып ба­ра­быз. Мо­ның өчен бар­лык шарт­лар да ту­ды­рыл­ган. Акт­лар за­лын­да төр­ле ча­ра­лар уза. Егет-кыз­лар шә­һәр, рес­пуб­ли­ка, Рос­сия бәй­ге-фес­ти­валь­лә­рен­дә кат­на­ша­лар. Ел са­ен уза тор­ган Электроп­роф­со­юз­лар оеш­ма­ла­ры ара­сын­да уз­ган бәй­ге­ләр­дә җиң­гән та­лант­ла­ры­быз бе­лән го­рур­ла­на­быз. Соң­гы ел­лар­да яшь­ләр ко­ман­да­сы “Без­нең за­ман-на­ше вре­мя” рес­пуб­ли­ка те­ле­ви­зи­он фес­ти­ва­ле­нең лау­ре­а­ты бул­ды. Бер ел­ны Гран-при да ал­дык әле.

Без­дә физ­куль­ту­ра һәм спорт­ны яра­ту­чы­лар хөр­мәт­тә. Җи­һаз­лан­ган спорт һәм тре­на­жер зал­ла­ры, ике сау­на­лы зур бас­сейн­да үз­лә­ре ярат­кан спорт тө­ре бе­лән шө­гыль­лә­нә ала­лар. Чаң­гы ярыш­ла­ры үт­кә­ре­лә. “Спорт­ны яра­ту­чы Чал­лы”  бәй­ге­сен­дә без­нең ко­ман­да һәр­ва­кыт приз­лы урын­нар яу­лый. Во­лей­бол­чы­ла­ры­быз энер­ге­тик­лар ко­ман­да­ла­ры ара­сын­да Рос­си­я­дә икен­че урын ал­ды. Пред­при­я­тие җи­тәк­че­ле­ге бе­лән без спорт­чы­ла­ры­быз­ны ки­ем-са­лым, ки­рәк-ярак­лар бе­лән тә­э­мин итә­без. 100гә якын хез­мәт­кә­ре­без Электроп­роф­со­юз­ла­ры­ның рес­пуб­ли­ка, Рос­сия, шә­һәр ярыш­ла­рын­да пред­при­я­тие да­нын як­лап, да­и­ми җи­ңү яу­лый. Бу да -  без­нең өчен го­рур­лык.

Пен­си­о­нер­ла­ры­быз да шә­һәр һәм рес­пуб­ли­ка бәй­ге­сен­дә кат­на­ша­лар, бәй­ге­ләр-фес­ти­валь­ләр­дә  жю­ри­да эш­ли­ләр. Без алар өчен “Тур­би­на” ял ба­за­сын­да оч­ра­шу­лар оеш­ты­ра­быз. Һәр­ва­кыт элем­тә­дә то­рып, алар­га бу­лы­шып яши­без.

- Ба­ла­лар бе­лән ни­ләр эш­ли­сез?

- Ба­ла­лар – без­нең ки­лә­чә­ге­без.  Шу­ңа кү­рә бәй­рәм­нәр­дә алар­ны оныт­ка­ны­быз юк. Төр­ле бәй­ге­ләр оеш­ты­ра­быз, җи­ңү­че­ләр­гә ис­тә­лек­ле бү­ләк­ләр тап­шы­ра­быз. Те­атр­лар­га, ки­но­лар­га йөр­тә­без. Ка­ни­кул чо­рын­да үзе­без­гә эш­кә дә ур­наш­ты­ра­быз. Хез­мәт­кәр­лә­ре­без­нең ба­ла­ла­ры сә­ла­мәт­лән­де­рү ком­п­лек­сын­да, са­на­то­рий­лар­да, Ка­ра диң­гез бу­ен­да ял итеп, сә­ла­мәт­лек­лә­рен ны­гы­та­лар. Алар­га юл­ла­ма таш­ла­ма­лы бә­я­дән би­ре­лә. 

- Сез­нең өчен проф­со­юз нәр­сә ул?

- Проф­со­юз – ке­ше­ләр­нең тор­мы­шы­на би­та­раф бул­ма­ган­нар төр­ке­ме. Бу – көн са­ен игъ­ти­бар та­ләп итә тор­ган кат­лау­лы хез­мәт.  Проф­со­юз ко­ми­те­ты­ның сис­те­ма­га са­лын­ган эш­чән­ле­ге хез­мәт­кәр бе­лән ур­так тел та­бып, бә­хәс­ле мәсь­ә­лә­ләр­не ике як өчен дә фай­да­лы итеп, ва­кы­тын­да хәл итәр­гә мөм­кин­лек би­рә. Урын­нар­да цех­лар­ның проф­со­юз ко­ми­тет­ла­ры рә­ис­лә­ре уңыш­лы  эш­ли. Алар ара­сын­да Сер­гей Чу­ка­лов, На­и­лә Гый­ни­я­то­ва, На­талья На­ги­на,  Ро­ман Ли­сиц­кий, Гөл­фия По­по­ва, Ла­ри­са Мед­ве­де­ва, Ал­су Мин­не­га­ли­е­ва ке­бек, хез­мәт кол­лек­тив­лар та­ра­фын­нан күп ел­лар дә­ва­мын­да  сай­ла­на тор­ган­на­ры бар. Ком­па­ния һәм стан­ция җи­тәк­че­ле­ге та­ра­фын­нан игъ­ти­бар һәм яр­дәм бар. Шу­ңа кү­рә ур­так хез­мә­те­без­нең нә­ти­җә­се дә күр­кәм. Без ва­кы­тын­да хез­мәт ха­кы ала­быз, бар­лык таш­ла­ма­лар, га­ран­ти­я­ләр га­мәл­дә. Ак­ча мәсь­ә­лә­сен ге­нә тү­гел, шәх­си, га­и­лә проб­ле­ма­ла­рын да чи­шәр­гә бу­лы­ша­быз. Ке­ше­ләр­гә игъ­ти­бар һәм алар­ны кай­гыр­ту ту­лы­сын­ча үзе­ңә әй­лә­неп кай­та. Без  мо­ны көн дә кү­рә­без: бе­рә­ү­ләр ел­ма­еп, икен­че­лә­ре рәх­мәт әй­теп, өчен­че­лә­ре игъ­ти­бар бе­лән кү­зе­ңә ка­рый. Һәр­ва­кыт бер-бе­ре­без­не аң­лый­быз. Бү­ген­ге көн­дә бу ае­ру­ча мө­һим һәм ка­дер­ле.

- Ир­шат Әз­га­ро­вич, га­и­лә­гез­дә аң­лау  бул­ма­са, бу урын­да эш­ләү авыр бу­лыр иде.

- Ал­лаһ­ка шө­кер – га­и­ләм­дә ми­не аң­лый­лар. 7нче ши­фа­ха­нә­дә шәф­кать ту­та­шы бу­лып эш­лә­ү­че ха­ты­ным Фәй­рү­зә бе­лән ике ма­лай тәр­би­я­ләп үс­тер­дек. Алар ике­се дә ТЭЦ­та эш­ли­ләр. Ле­нар - ягу­лык це­хын­да өл­кән мас­тер, Ил­нар – икъ­ти­сад­чы. Ике оны­гым үсеп ки­лә - алар ми­нем очен зур ку­а­ныч. Эш­тән арып кайт­кач, га­и­ләм­дә рә­хәт­лә­неп ял итәм.

- Әң­гә­мә­гез өчен рәх­мәт. “Шәһ­ри Чал­лы” ре­дак­ци­я­се кол­лек­ти­вы исе­мен­нән сез­не күр­кәм юби­ле­е­гыз бе­лән кот­лый­быз. Нык­лы сә­ла­мәт­лек, бә­рә­кәт­ле го­мер, кат­лау­лы эше­гез­дә уңыш­лар те­ли­без. Кыл­ган иге­лек­лә­ре­гез үзе­гез­гә ме­ңе бе­лән әй­лә­неп кайт­сын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев