Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Карак безгә дә кермәс дигән ышаныч юк

Күршеләребез кыш көне фатирда, яздан көзгә кадәр шәһәр читендәге йортларында торалар. Моннан ике ел элек, көз көне берәү аларның кухня тәрәзәләрен ватып кереп, өйләрендә актарынган, акча, алтын әйберләр эзләптер инде, бүлмәләренең астын-өскә китергән, ишекләрен эчке яктан нәрсә беләндер сугып, бозып бетергән иде.

Күрше хатыны сөйләде: карак үз өендәге кебек йөргән, өйдәге ризыкларны табып, утырып ашаган, душта юынган. Күршеләр килеп кергәндә киемнәрен калдырып, тәрәзәдән чыгып качкан. Полиция хезмәткәрләре килде. “Бармак эзләрен төшерделәр, сораштырдылар, бөтен җирне карадылар”, – диде күрше. Без дә куркып калдык – орынып торган күршеләр бит, карак безгә дә кермәс дигән ышаныч юк. Шулай берәр атна сөйләшеп йөрдек тә, оныттык бу хәлне. 
Беркөнне күршеләргә полиция хезмәткәрләре килеп, каракны тотуларын, аның Кемероводан килгән ир икәнен әйткәннәр. Тагын бер җинаять эшләгәндә тотылган. Суд булачак дигәннәр. Күршеләр каракның тотыласына өмет өзгәннәр, булмады болардан дип, тикшерүчеләргә дә кул селтәгәннәр иде инде. Әлләни зур әйберләре югалмаса да, тикшергәннәр әле. Пенсионерларны талап, куркытып, кеше өенә зыян салып йөргән өчен җәзасын алыр менә хәзер. 
Римма СӘИТОВА.

Фото: tj.sputniknews.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев