Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

“Казан егетләре” төркеме: "Алда күп яңалыклар көтелә"

“Казан егетләре” төркеме җәй аенда нинди уй-планнар белән янып яши. Бу турыда үзләреннән сорадык.

“Казан егетләре”: “Җәй күркәм Сабантуйлары белән башланып китте. Күп районнарда йөрдек. Яраткан Чаллы тамашачысы да бик җылы каршы алды. Сабантуй мәйданында яңа иҗат ителгән "Яр Чаллы" жырын башкару аеруча истәлекле. (Җырның авторлары: Зөләйха Минһаҗева сузләре, Лилия Тарханова көе)
Бу эссе көннәрдә, әлбәттә, су кереп, кояшта кызынасы килсә дә, без студиядә эшебезне дәвам итәбез. Яңа җырлар язабыз, репетицияләрне калдырмыйбыз. Кондиционер коткара. Алла бирса, бик күп яңалыклар көтелә: яңа җырлар, клиплар. Кыскасы, үзебез өстендә ныклап эшлибез. Шулай ук, әти-әниләребез янына, авылларыбызга кайтып килергә исәп. Җәй барыбызны илһамландырсын, яшәүнең бөтен ямен-тәмен татырга язсын дигән теләктә калабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йолдызлар тормышы