Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

“­Көч­ле сту­дент-фи­ло­лог­лар төр­ке­ме”нең бер вә­ки­ле

XIX га­сыр ур­та­сын­да кү­ре­нек­ле рус ком­по­зи­тор­ла­ры­ның “Мо­гу­чая куч­ка” (“Ку­әт­ле төр­кем”) ди­гән иҗат бер­дәм­ле­ге бул­ган. Уз­ган га­сыр­ның 70нче ел­ла­ры ба­шын­да Ка­зан дә­ү­ләт уни­вер­си­те­ты­ның та­рих-фи­ло­ло­гия фа­куль­те­тын­да, ан­дый ук ку­әт­ле бул­ма­са да, үзе­нә кү­рә бер­төр­ле көч­ле фи­ло­лог-сту­дент­лар төр­ке­ме бар иде. Ан­да­гы егет­ләр­нең ба­ры­сы да ди­яр­лек ар­ми­я­дә хез­мәт итеп, кыз­ла­ры бер­ни­чә ел эш­ләп кил­гән­нәр, һәм бө­те­не­се дә, ты­ры­шып укып, Ва­та­ны­быз, рес­пуб­ли­ка­быз өчен иге­лек­ле га­мәл­ләр кы­лыр­лык бел­геч­ләр бу­лып әзер­лә­нү те­лә­ге бе­лән дәрт­лә­неп йөр­гән егет-кыз­лар иде. Алар, зур кон­курс узып, Ле­нин уни­вер­си­те­ты сту­дент­ла­ры саф­ла­ры­на ба­су­ла­ры­ның бе­рен­че көн­нә­рен­нән үк, ба­ры­сы да ки­тап­ка ябы­шып укыр­га ке­реш­те­ләр һәм ул чак­та­гы күп төр­ле җә­мә­гать эш­лә­рен­дә ак­тив кат­на­ша баш­ла­ды­лар. Ра­вил Фәй­зул­лин, Ша­мил Ман­на­пов ке­бек иҗат дәр­те бе­лән су­га­рыл­ган­нар бе­рен­че көн­нәр­дән үк га­зе­та-жур­нал­лар­да ши­гырь­лә­рен бас­ты­рып кил­де­ләр. Бу төр­кем, уни­вер­си­тет­та­гы йөз­ләр­чә ака­де­мик груп­па­лар ара­сын­да бар­лык күр­сәт­кеч­ләр бу­ен­ча бе­рен­че урын­ны алып, Ле­нин­град шә­һә­ре­нә буш­лай экс­кур­сия пу­тев­ка­сы бе­лән бү­ләк­лән­де.

Та­тар фи­ло­лог­ла­ры төр­ке­ме яшь­лә­ре­нең, дәрт­лә­неп, үз­лә­рен ая­мый­ча, гый­лем үр­лә­рен яу­ла­вы ти­еш­ле  нә­ти­җә­лә­рен бир­де. Тиз­дән алар, юга­ры дә­рә­җә­ләр­гә ире­шеп, рес­пуб­ли­ка­быз­ның ру­хи тор­мы­шын­да­гы уңыш­лар­га үз­лә­ре­нең ла­ек­лы өлеш­лә­рен кер­тә баш­ла­ды­лар. Ра­вил Фәй­зул­лин – Та­тар­стан­ның ха­лык ша­гый­ре, пар­ла­мент де­пу­та­ты, Г.Ту­кай пре­ми­я­се лау­ре­а­ты, Ша­мил Ман­на­пов – кү­ре­нек­ле  ша­гыйрь, жур­на­лист, Ле­нар Җа­ма­лет­ди­нов – Г.Ту­кай пре­ми­я­се лау­ре­а­ты, га­лим, Фир­дә­вес Га­ри­по­ва бе­лән Фле­ра Ба­я­зи­то­ва – кү­ре­нек­ле га­ли­мә­ләр, фән док­тор­ла­ры, Ро­за Хан­на­но­ва – Та­тар­стан­ның ки­тап па­ла­та­сы ди­рек­то­ры, Шә­риф­җан Асыл­гә­рә­ев – Тел, әдә­би­ят, та­рих ин­с­ти­ту­ты ди­рек­то­ры урын­ба­са­ры, фән кан­ди­да­ты,  Фар­сель Зы­ят­ди­нов – про­фес­сор, кү­ре­нек­ле язу­чы, бак­ча­чы-аг­ро­ном, Рү­зәл Юсу­пов – ака­де­мик, пар­ла­мент де­пу­та­ты, Ка­зан пе­да­го­ги­ка уни­вер­си­те­ты рек­то­ры...
“Ку­әт­ле төр­кем” нең бар­лык ке­ше­лә­рен  дә са­нап тор­мый­ча, бер­се ха­кын­да ту­лы­рак итеп сөй­ләр­гә ки­рәк дип тап­тык. Һәм бу ни­я­те­без­нең кай­бер сә­бәп­лә­ре дә бар.
Сүз әле­ге төр­кем­гә кер­гән күр­кәм шә­хес – Мәгъ­дә­нур улы Ән­вәр Шә­ри­пов ту­рын­да. Ән­вәр дәһ­шәт­ле су­гыш ал­дын­нан яки су­гыш ба­шын­да ту­ган күп мең­лә­гән ба­ла­лар ке­бек, ул су­гыш­ның бө­тен мих­нәт­лә­рен та­тып үсә. Аның әти­се, су­гыш­ның бе­рен­че көн­нә­рен­нән үк фронт­ка ки­теп, ба­тыр­лар­ча кө­рә­шеп, яу кы­рын­да ятып ка­ла Шу­лай итеп, 1941 нче ел­ның 9 ок­тяб­рен­дә ту­ган Ән­вәр­гә әти­сен, ә әти­се­нә улын кү­рү на­сыйп бул­мый. Би­шек­тә­ге Ән­вәр бе­лән аның абый­сы һәм ике апа­сы­ның яз­мыш­ла­ры ял­гыз әни­лә­ре  Ма­һи­пәр­ваз ку­лын­да ка­ла. Ач­лык-ялан­гач­лык­ны  нык та­тыр­га ту­ры ки­лә алар­га.
Ән­вәр, ба­ла­чак ел­ла­ры­ның һәм үс­мер ча­гы­ның авыр сы­нау­ла­рын­да чы­ны­гып, Зәй-Ка­ра­тай мәк­тә­бен уңыш­лы тә­мам­лап, Ка­зан уни­вер­си­те­ты­ның әле ис­кә алын­ган төр­кем сту­ден­ты бу­лып  ки­тә. Һәм, са­бак­таш­ла­рын­нан һич ке­нә дә ка­лыш­мый­ча, бик ях­шы укып, күп төр­ле җә­мә­гать эш­лә­рен­дә кат­на­шып, дан­лык­лы уку йор­тын тә­мам­ла­гач, рес­пуб­ли­ка­быз­ның фә­не, мә­га­ри­фе, мә­дә­ни­я­те өл­кә­лә­рен­дә бер-бер арт­лы зур ка­за­ныш­лар­га ире­шә баш­лый. Аның күр­кәм уңыш­лар­га ире­шү­е­нең, баш­ка элек­ке са­бак­таш­ла­ры­ның  ка­за­ныш­ла­рын­нан  шун­дый бер-ике үзен­чә­ле­ге бар дип әйт­сәк, ял­гыш бул­мас­тыр.
Бе­рен­че­дән, Ән­вәр укы­ган ча­гын­нан ук бик тый­нак, са­быр бу­луы, үзе­нә бер са­ми­ми­ле­ге бе­лән ае­ры­лып тор­ды. Икен­че­дән, аңа баш­ла­ган эшен ашык­мый­ча, тү­зем­лек бе­лән, җи­ре­нә җит­ке­реп баш­ка­ру  хас. Бу сый­фа­ты аның кат­лау­лы гыйль­ми эшен­дә һәм пе­да­гог­лык шө­гы­лен­дә мө­һим нә­ти­җә­ләр­гә ире­шер­гә мөм­кин­лек бир­де. Ул бер­ва­кыт­та да җи­ңел юл эз­лә­мә­де һәм та­тар әдә­би­я­ты фә­нен үс­те­рү, яшь бу­ын­га ла­ек­лы бе­лем һәм тәр­бия би­рү бу­рыч­ла­рын  на­мус  бе­лән үтәү өчен үзен ая­ма­ды.
Ән­вәр Шә­ри­пов­ның хез­мәт­тә­ге фи­да­карь­ле­ге биг­рәк тә гыйль­ми эш­лә­рен­дә ча­гы­лыш та­ба. Ул фән­ни эш­лә­ре өчен иң авыр, иң күп көч та­ләп итә тор­ган өл­кә­ләр­не сай­лап ала.
Бе­рен­че­дән, ул кан­ди­дат­лык дис­сер­та­ци­я­сен XVIII-XIX га­сыр­лар ша­гый­ре Габ­де­рә­хим Утыз Имә­ни­нең мо­ңар­чы бик аз өй­рә­нел­гән иҗа­тын тик­ше­рү­гә ба­гыш­лый. Бу га­ять кат­лау­лы  эш­не уңыш­лы баш­ка­рып чы­гу өчен, аңа бо­рын­гы та­тар әдә­би­тын ях­шы­лап өй­рә­нер­гә, га­рәп ал­фа­ви­ты бе­лән языл­ган кулъ­яз­ма­лар­ны  аң­лап укыр­га, алар­ның төр­ле ва­ри­ант­та­гы текст­ла­рын  үза­ра ча­гыш­ты­рып тик­ше­рер­гә ки­рәк бу­ла. Ән­вәр, үзе­нә ге­нә хас ты­рыш­лык бе­лән, Та­тар­стан­да­гы һәм Баш­кор­тос­тан­да­гы Утыз Имә­ни яшә­гән авыл­лар­ны йө­реп, ша­гыйрь­нең яңа кулъз­ма­ла­рын та­ба. Ни­һа­ять, га­ять мә­шә­кать­ле эш тә­мам­ла­на, һәм 1973нче ел­ның 31 ма­ен­да Ка­зан дә­ү­ләт уни­вер­си­те­ты со­ве­тын­да Ән­вәр Шә­ри­пов­ның “Габ­де­рә­хим Утыз Имә­ни­нең иҗат ми­ра­сы һәм аның по­э­зи­я­сен­дә дөнь­я­ви мо­тив­лар” ди­гән те­ма­га дис­сер­та­ци­я­сен як­лау бу­ла. Ул ел­лар­да та­тар әдә­би­я­ты та­ри­хы­на ка­ра­ган дис­сер­та­ци­я­ләр бик си­рәк языл­ган­лык­тан, бу як­лау мә­дә­ни­ят өл­кә­сен­дә зур ва­кый­га бу­ла­рак ка­бул ите­лә. Оп­по­нент­лар хез­мәт­кә юга­ры бәя би­рә­ләр. Бу уты­рыш­та кат­наш­кан ол­пат шә­хес­ләр – Нә­кый Исән­бәт, Го­мәр Бә­ши­ров, Мө­хәм­мәт Гай­нул­лин, Ба­кый Ур­ман­че, Ха­тыйп Гос­ман, Иб­ра­һим Ну­рул­лин, Нур­мө­хәм­мәт Хи­са­мов­лар һәм та­гын бер­ни­чә ке­ше, чы­гыш ясап, дис­сер­та­ци­я­нең зур әһә­ми­ят­кә ия бу­лу­ын  әй­тә­ләр.
Со­ңын­нан Ән­вәр Шә­ри­пов­ның бу хез­мә­те мо­ног­ра­фия  итеп бас­ты­рып чы­га­ры­ла.
Ән­вәр, бо­рын­гы та­тар әдә­би­я­тын өй­рә­нү­ен дә­вам  ит­те­реп, та­гын бер бик әһә­ми­ят­ле эш баш­ка­ра. Ул 1977 нче ел­да Ка­зан хан­лы­гы чо­ры ша­гый­ре Кол Шә­риф­нең “И кү­ңел, бу дөнь­я­дыр...Га­зәл­ләр, кыйс­са” ди­гән ши­гырь­ләр җы­ен­ты­гын бас­ты­рып чы­га­ра. Бу эш шу­лай ук зур көч та­ләп итә. Чөн­ки Кол Шә­риф­нең иҗа­ты мо­ңа ка­дәр бө­тен­ләй өй­рә­нел­мә­гән бу­ла. Ән­вәр та­тар хал­кы­ның го­рур­лы­гы бул­ган бу кү­ре­нек­ле имам һәм ша­гыйрь­нең иҗа­тын төр­ле чы­га­нак­лар­дан бөр­тек­ләп җы­еп, ки­тап­ның тек­стын тө­зи, тәр­җе­мә­лә­рен эш­ли, ис­кәр­мә­лә­рен әзер­ли, ке­реш сү­зен яза. Шу­лай итеп, ул бу кү­ре­нек­ле шә­хес­нең иҗа­тын хал­кы­быз­га бе­рен­че бу­лып кай­та­рып би­рү­че бу­ла.
Ән­вәр Шә­ри­пов, уңай мәгъ­нә­дә­ге үҗәт­ле­ге һәм тү­зем­ле­ге бе­лән бо­рын­гы та­тар әдә­би­я­ты та­ри­хын нык­лап өй­рә­нү­ен дә­вам ит­те­реп, “За­рож­де­ние и ста­нов­ле­ние сис­те­мы сти­хот­вор­ных жан­ров в древ­не­тюр­кской и тюр­ко-та­тарс­кой ли­те­ра­ту­ре VIII-XIX вв” ди­гән мо­ног­ра­фи­я­сен бас­ты­рып чы­га­ра, һәм 2001 нче ел­ның 25 ок­тяб­рен­дә шу­шы те­ма­га док­тор­лык дис­сер­та­ци­я­сен як­лый. Тиз­дән ул фи­ло­ло­гия фән­нә­ре док­то­ры гыйль­ми дә­рә­җә­се­нә һәм про­фес­сор исе­ме­нә ла­ек бу­ла.
Про­фес­сор Ә.М.Шә­ри­пов фән­ни эш бе­лән шө­гыль­лә­нү­ен­нән хә­зер дә тук­та­мый. Әле соң­гы ел­лар­да гы­на аның ике ки­тап­тан тор­ган “Ли­те­ра­ту­ра на­ро­дов По­волжья и Приу­ралья” ди­гән  сту­дент­лар­га уку әс­ба­бы­ның бе­рен­че ки­та­бы ба­сы­лып чык­ты. Бү­ген­ге көн­дә ул  шу­шы хез­мәт­нең баш­корт, чу­аш, ма­ри, морд­ва, уд­мурт  һәм ко­ми  әдә­би­ят­ла­ры­на  ба­гыш­лан­ган икен­че ки­сә­ген язу  өл­кә­сен­дә хез­мәт куя.
Ән­вәр Шә­ри­пов­ның тор­мы­шы һәм эш­лә­ре ту­рын­да сөй­лә­гән­дә, аның кү­ре­нек­ле пе­да­гог – Та­тар­стан­ның ат­ка­зан­ган укы­ту­чы­сы бу­лу­ын әйт­ми ки­тү мөм­кин тү­гел. Ул күп ел­лар Ала­бу­га һәм Чал­лы пе­да­го­ги­ка ин­с­ти­тут­ла­рын­да до­цент, про­фес­сор һәм ка­фед­ра мө­ди­ре сый­фа­тын­да сту­дент­лар­га “Бо­рын­гы та­тар әдә­би­я­ты”, “XIX  га­сыр та­тар әдә­би­я­ты”, “Әдә­би­ят те­о­ри­я­се”, “Ту­ган­даш  ха­лык­лар әдә­би­я­ты”, “Ба­ла­лар әдә­би­я­ты” курс­ла­ры һәм баш­ка пред­мет­лар укы­тып ки­лә. Аңа бу өл­кә­дә дә, га­дә­тен­чә, эше­нә бик би­ре­леп хез­мәт итү хас.
Укы­ту­чы эше­нең зур, го­рур­ла­ныр­лык ва­зый­фа бу­луы ту­рын­да ул, ил­һам­ла­нып, “Мин – укы­ту­чы” по­э­ма­сын­да  бо­лай дип яза:
     Мин – укы­ту­чы!
     Күп­ме бе­лем би­рәм мин хә­зер!
     Күп­ме ел­лар ал­ган бе­ле­мем­не,
     Тәҗ­ри­бәм­не,
     Ке­ше­ләр­гә бул­ган чик­сез мә­хәб­бәт­не,
     Җы­лы­лык­ны, бө­тен ру­хым­ны
     Ба­ла­лар­га би­рәм мин хә­зер!

   Шул ук ва­кыт­та Ән­вәр бу һө­нәр­нең укы­ту­чы­га зур җа­вап­лы­лык йөк­лә­вен дә ки­сә­тә:
      У к ы т у ч ы!
      Ул зур җа­вап­лы­лык,
      Бө­тен ха­лык, мил­ләт ал­дын­да!
      Хал­кы­быз­ның кыз­лар һәм ул­ла­рын
     Олы шә­хес итеп тәр­би­я­ләү
     Без­нең бу­рыч, без­нең кул­лар­да!

Ән­вәр Шә­ри­пов, бө­ек Г. Ту­кай сүз­лә­ре­нә оша­тып әйт­кән­дә, га­лим һәм пе­да­гог кы­на тү­гел, ко­еп куй­ган ша­гыйрь дә әле. Аның иҗат дәр­те бик яшь­тән куз­га­ла: ул ин­де мәк­тәп­тә укы­ган ча­гын­да ук ра­йон га­зе­та­сын­да  ши­гырь­лә­рен бас­ты­ра. Һәм соң­рак ту­лы­сын­ча иҗат дәрь­я­сы­на чу­ма. Ән­вәр Шә­ри­пов­ның “Тук­та, миз­гел”, “Кем идең син?”, “Моң дәрь­я­сын­да” ди­гән ши­гырь­ләр, по­э­ма һәм җыр­лар ки­тап­ла­ры ба­сы­лып чык­кан­лы­гын та­тар әдә­би­я­ты бе­лән кы­зык­сын­ган ке­ше­ләр бе­лә­ләр­дер. Иҗат­чы га­лим, ли­рик ша­гыйрь бу­ла­рак, җыр текст­ла­рын да уңыш­лы гы­на яза. Аның ши­гырь текст­ла­ры­на дис­тә­ләр­чә җыр му­зы­ка­сы иҗат ител­гән. Соң­гы ел­лар­да аның  “Ән­кәй  хат­ла­ры”, “Са­бан­туй­лы  Та­тар­ста­ным” җыр­ла­ры  ае­ру­ча  по­пу­ляр­лык  ка­зан­ды.
Ән­вәр, бе­лем­нә­рен, иҗат ос­та­лы­гын яшь бу­ын­га да би­реп кал­ды­ру те­лә­ген га­мәл­гә ашы­ру йө­зен­нән, үзе  эш­лә­гән Ала­бу­га пе­да­го­ги­ка ин­с­ти­ту­тын­да” Чул­ман” исем­ле әдә­би-иҗат тү­гә­рә­ге оеш­ты­ра. Ул тү­гә­рәк, то­ра-ба­ра зу­ра­еп, әдә­би­ят-сән­гать бер­ләш­мә­се ста­ту­сы ала. Ан­нан Фир­дә­вес Ху­җин, Мар­сель  Гый­ма­зет­ди­нов, Гөл­за­дә Әх­тә­мо­ва ке­бек ка­ләм  ия­лә­ре үсеп чы­га.
Зур энер­ги­я­ле, тын­гы­сыз йө­рәк­ле Ән­вәр Шә­ри­пов­ның күр­кәм га­мәл­лә­рен бер мә­ка­лә­дә ге­нә са­нап чы­гу мөм­кин тү­гел. Шу­лай да аның күп сан­лы эш­лә­рен­нән та­гын бер-ике­сен ге­нә бул­са да әйт­ми ки­тү яра­мас. Ул, иге­лек­ле та­би­гать­ле, ми­һер­бан­лы зат бу­ла­рак, күп ке­ше­ләр­гә яр­дәм ку­лын су­за: яшь га­лим­нәр­нең фән­ни хез­мәт­лә­ре­нә, дис­сер­та­ци­я­лә­ре­нә би­хи­сап бә­я­лә­мә­ләр, язу­чы­лар иҗа­ты­на әһә­ми­ят­ле ре­цен­зи­я­ләр, мә­ка­лә­ләр язып бас­ты­ра. Ул бер­ни­чә дис­сер­та­ция як­лау со­ве­ты­ның әгъ­за­сы ва­зый­фа­ла­рын баш­ка­ра. Бер­гә укы­ган са­бак­та­шым бу­ла­рак, ми­нем сү­зем­не дә тың­лап, Ка­зан пе­да­го­ги­ка уни­вер­си­те­тын­да­гы ми­нем җи­тәк­че­лек­тә­ге док­тор­лык дис­сер­та­ци­я­се со­ве­ты чле­ны бул­ды. Шак­тый ерак­тан бул­са да, як­лау уты­рыш­ла­ры­на ки­леп, со­вет эшен­дә ак­тив кат­на­шып йөр­де.
Уң­ган ке­ше һәр як­тан да уң­ган бу­ла, ди­ләр. Дө­рес сүз бу. Без­нең Ән­вәр дә шун­дый­лар­дан:  үзен пуб­ли­цис­ти­ка өл­кә­сен­дә дә күр­сә­теп өл­гер­де.Ул, рес­пуб­ли­ка­быз, хал­кы­быз мән­фә­гать­лә­рен кай­гыр­тып, ва­кыт-ва­кыт мәгъ­лү­мат ча­ра­ла­рын­да чы­гыш­лар ясап то­ра. Һәм шу­ны­сы ку­а­ныч­лы: аның кай­бер мә­ка­лә­лә­ре рес­пуб­ли­ка кү­лә­мен­дә­ге җит­ди бу­рыч­лар­ны хәл итү­гә яр­дәм итеп куя. Мә­сә­лән, ул “Мә­дә­ни җом­га” га­зе­та­сын­да  Ка­зан­да Габ­дул­ла Ту­кай исе­мен­дә­ге үзәк мәй­дан бу­лыр­га ти­еш, Чал­лы шә­һә­рен­дә исә Ту­кай­га һәй­кәл бу­лыр­га ти­еш дип бер­ни­чә тап­кыр язып чы­га. Һәм кү­рә­без: Ка­зан­ның үзәк мәй­да­ны (элек­ке “Коль­цо”) һәм ан­да­гы мет­ро стан­ци­я­се бө­ек ша­гый­ре­без исе­мен­дә, Чал­лы­да да Габ­дул­ла Ту­кай­га һәй­кәл ку­ел­ды.
Про­фес­сор Мәгъ­дә­нур улы Ән­вәр Шә­ри­пов­ның күр­кәм хез­мәт­лә­ре Рос­сия һәм рес­пуб­ли­ка­быз кү­лә­мен­дә дә ла­ек­лы бәя ала. Аңа “Рос­сия Фе­де­ра­ци­я­сен­дә­ге  юга­ры һө­нә­ри бе­лем­нең мак­тау­лы хез­мәт­кә­ре” ди­гән исем би­ре­лә, аны Рос­сия Эн­цик­ло­пе­дик Фән­нәр  ака­де­ми­я­се­нең ака­де­ми­гы итеп сай­лый­лар, ул Та­тар­стан дә­ү­лә­те­нең һәм Чал­лы шә­һә­ре­нең төр­ле бү­ләк­лә­ре бе­лән бү­ләк­лә­нә. Ул Та­тар­стан язу­чы­лар бер­ле­ге­нең  ак­тив член­на­рын­нан бер­се.   
9 ок­тябрь­дә Ән­вәр Шә­ри­пов­ның зур юби­лее бул­ды. Ул 80 яшен ту­тыр­ды. Аның мо­ңар­чы уз­ган го­мер юлы мак­тау­лы, баш­ка­лар­га үр­нәк бу­лыр­лык. Без­нең элек­ке са­бак­та­шы­быз, хөр­мәт­ле дус­ты­быз әле карт­лык­ка би­ре­шер­гә җы­ен­мый. Афә­рин! Мон­нан соң да аның иге­лек­ле га­мәл­лә­рен һәм кө­ләч йө­зен күп тап­кыр­лар кү­реп шат­ла­ныр­га на­сыйп бул­сын! Без­нең “ку­әт­ле фи­ло­лог­лар” груп­па­сы исе­мен­нән дус­ты­быз Ән­вәр Шә­ри­пов­ка из­ге те­ләк­ләр те­ләп, Та­тар­стан Фән­нәр ака­де­ми­се­нең ака­де­ми­гы

Рү­зәл Юсу­пов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбиляр