Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

«Күңел» радиосы җитәкчесе Лилия Мәхмүтова өчен рәхәт ял нинди ул?

“Күңел – син сайлаган радио!” дип язылган аларның инстаграм битләренең баш өлешенә. Чыннан да, мавыктыргыч тапшырулары, дәртле җырлары, иң соңгы яңалыклары белән күпләрнең күңелен яулаган шәһәребез радиосы ул. Быелгы җәй турында «Күңел» радиосы җитәкчесе Лилия Мәхмүтовадан белештек.

«Күңел» радиосы җитәкчесе Лилия Мәхмүтова: «Җәйге ялның бер атнасын гына алдым әле. Һәм мин аны, гадәттәгечә, туган авылымда үткәрдем. Минем өчен шуннан да рәхәт ял юк.  Кышка җиләк-җимешләр һәм яшелчәләрдән төрле ризыклар, тәм-томнар әзерләп куйдым, йорт тирәсендә сезонлы эшләр башкардым. Кызык өчен генә дип быел карбыз да утырткан идем, үсә икән бит!
Кызларыма, без сабый чакта тәгәрәп үскән болыннарны  күрсәтим, дип табигать кочагына да чыгып кердек. Бер атна ял күз ачып йомганчы үтте дә китте. Тиздән радиода яңа сезон башланып китәчәк. Шәһәрдәшләребез өчен төрле өлкәләрне яктырткан яңа тапшырулар, кызыклы сәхифәләр әзерлисебез бар. Иң мөһиме дөньялар тыныч булсын инде!»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: радио күңелләр ял итү