«Күңел» радиосында шатлыклы вакыйга

«Күңел» радиосының алыштыргысыз алып баручысы Алмаз Әгъләмов Россия Федерациясенең мактаулы доноры исеменә лаек булган.
Шул уңайдан, радио коллективы үзләренең хезмәттәшләрен әлеге шатлыклы вакыйга белән тәбрик иткән.
– Безнең коллективта шундый изге җанлы, мәрхәмәтле коллегабыз булуына без чиксез шатбыз! – диелгән котлауда.