Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Кешеләргә аптырыйм

Россия Президенты коронавируска бәйлге вәзгыятьнең киренкелеген исәпкә алып, 30 октябрьдән халыкны ялга җибәрде.

Ул чирне таратмас өчен, кешеләрне өйләрендә тотырга теләгән иде. Әмма аны халык дөрес аңламады кебек, ноябрь бәйрәмнәренә Төркия, Мисыр һәм башка илләргә юллармаларның бәясе бер кешегә 300 мең сумга кадәр җитте. Мин гомумән, акча, вакыт әрәм итеп, чит илләргә йөргән кешеләрне аңламыйм. Авыллары, бакчасы булганнар рәхәтләнеп туган якларында ял итсә, файдасы күбрәк булыр иде. Авыл, бакча эшеннән туйсаң, Татарстаныбызда да ял итәрлек матур урыннар җитәрлек бит. Шуны аңламаган халыкка аптырыйм инде мин.
Җәүдәт Харисов. 

Фото: tourprom.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хатларда тормыш

2
X