Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Хатын аңлармы?

Әни авырып, гүргә кергәч, әти үзен начар хис итә башлады. Мин аның авылда ялгыз гомер итүенә катгый каршы булдым.

Бер кайтуымда кирәкле әйберләрен сумкага тутырдым да, ай-ваена карамыйча, машинага чыгарып утырттым. Песие бар иде. Аны да утыргычка әти янына куйдым. 
Хатынның безне күрүгә сөмсере коелды. Бәлки гаеп миндә дә булгандыр. Мин бит әтине алып килүем турында аңа шалтыратып әйтмәдем, киңәшмәдем. Шулай итеп әти бездә яши башлады. Кызым ярты ел элек кияүгә чыгып, бүтән шәһәрдә яши иде. Әтине аның бүлмәсенә урнаштырдым. Якты, иркен бүлмә. Аннан балконга да чыгарга була. Тәрәзәдән елга күренеп тора. Хатын эшкә йөрми, көне буе өйдә. Шуңа күрә әти безгә авырлык китермәс дип уйладым. 
Бер атнадан хатын минем белән сөйләшми башлады. Имеш, мин аның белән киңәшмәгәнмен. Әти шәһәр бәдрәфенә ияләшмәгән. Артыннан карап йөрергә кирәк. Ә бит әтинең яше бара, урын өстендә авырып ятуы да бар. Ул вакытта нәрсә, аерылабызмы? Ничек аңламый хатын: мин әтинең бердәнбер баласы. Нәрсә генә булса да, ул бездә торачак. Гаилә тормышының да рәте китүе ихтимал. Ул очракта нишләргә? 
Фиркать.

Фото: avrorra.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хатларда тормыш