Шəhри Чаллы

Хәниягә җитәргә ерак шул әле...

Татар халкының моң алиһәсе Хәния Фәрхи арабыздан китсә дә, хезмәттәшләре, халык күңелендә яши. Танылган җырчының дуслары, хезмәттәшләре аның турында истәлекләре белән уртаклаштылар.

Гөлзада Рзаева, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре:
- Үзгәртеп кору елларында Яр Чаллының элекке хакиме Рәфгать Алтынбаев бер төркем артистларны, фатирлар биреп, шәһәребезгә чакырып кайтарды. Шулай итеп, безнең Чаллы җирлегенең «Энергетик» мәдәният сараенда яңа, искиткеч матур тавышлы, мөлаем йөзле, үзенчәлекле җырчы - Хәния Фәрхи эшли башлады. Ул беренче көннән үк үзе турында яхшы фикерләр тудырды. Чын артист, талантлы җырчы, чибәр һәм сөйкемле хатын-кыз. Хәтта гап-гади гармун да аның кулында үзенчәлекле яңгырый иде. Әйтерсең, аның һәр җыры мәңгелек турында ачыктан-ачык «сөйләшү» – тормыш, мәхәббәт, аерылу, бәхет турында...
Бик матур, күңелле вакытлар булып истә калган ул чорлар күңелемдә. Ниндидер күтәрелеш, яңарыш булып килеп керделәр алар безнең тормышка. Аларга карап, безнең артистларда да иҗат дәрте кузгалды.
Аны бит Аллаһы Тәгалә гүзәл, сөйкемле итеп яраткан. Тавышында аңа гына хас булган ниндидер аһәң бар иде. Ул укытып та бирелә торган әйбер түгел. Ул Аллаһтан, әти-әнидән, табигатьтән килә торган сәләт. Аның киемнәре, сәхнәдә үз-үзен тотышы дисеңме? Репертуарының һәр җыры йөрәккә ятышлы, тирән мәгънәгә ия. «Әлдермешкә кайтам әле» җырын ничә буын балалар тыңлап үсте, бу җырны хәзер дә бик яраталар.
Аның җырларын тыңлаганда, һаман да тетрәнеп куям, күңелем тула. Мин инде ничә еллар мәдәният өлкәсендә хезмәт куям. Нинди генә артистлар белән эшләмәдек, кемнәр белән генә аралашмадык. Хәния кебекләре башка булмас инде.
Иң мөһиме – Хәния нинди генә очракта да сокландырырлык булып кала белде. Моның сере матур киемдә, прическада гына түгел, ә аның чиста күңелендә. Иҗатын яратучы булсынмы, гади сөйләшүче булсынмы – кешеләрне үзенә тарту көчендә иде. Аның йөрәге кешеләр өчен һәрчак ачык булды, ул авыр минутта иң беренче булып ярдәмгә килә иде. Мондый мөнәсәбәт беркайчан да онытылмый.

Илгиз Закиров, композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе:
- Хәния белән матур итеп эшләп йөрдек, бергәләп бик күп концертлар куйдык. Без бармаган татарлар яши торган бер төбәк тә калмагандыр, мөгаен. Берсендә Хәниянең туган ягы  Тәтешлегә Сабантуйга кайттык. Шунда ул беренче тапкыр минем Әнгам Атнабаев шигыренә иҗат иткән «Танып буе әрәмә» дигән җырымны башкарды. Бу җырның презентациясе булды инде ул. Сабантуйлар матур гына үтте. Көн эссе, Мәйданнан ерак түгел шул җырдагы Танып елгасы ага. Аны-моны уйлап тормадым, яр буена бардым да, суга сикердем. Куырып алмасынмы, малай! Чишмә суы кебек салкын! Көчкә кире йөзеп чыккан идем шул вакытта. Мин бит Сөн буйларында туып-үскән егет. Безнең якларда су тиз җылына, июнь башларында ук су коена башлый идек. Ә Танып Пермь якларыннан ук агып килүче салкын сулы тау елгасы икән. Мин аны каян белим инде. Хәния әлеге җырны җырлаган саен, шул су кергәнем искә төшә торган иде.
«Кышкы чия» җырының тарихын да сөйләп үтим әле. Минем Уфа якларында йөргән вакытым. Шунда Винниса Фәттахова дигән бер апа миңа «Кышкы чия» шигырен биреп китте. Бик ошаттым, кунакханәгә кайтуга ук аңа көй яздым. Башта Гүзәл Әхмәтовага биреп караган идем. Кабат бу җырны Зәйнәп матуррак башкарыр кебек тоелды. Ноталарны аннан алып, Зәйнәп Фәрхетдиновага илтеп бирдем. Ә ул аны яздырмый да, яздырмый. Дүрт ай көттем дә, ноталарны өеннән алып чыгып киттем. Ул вакытта Хәния Фәрхи Чаллыда яши иде. Кайту белән ноталарны Хәниягә биреп, җырлап күрсәттем. Ул аны ике-өч көн эчендә яздырып чыгарды. Бу җыр нәкъ аның тавышына туры килеп, аны көтеп торгандыр, минемчә. Хәния аны репертуарына алды, җыр тиз популярлашты. Бу җырны кызым Гөлназ да яратты, әле дә концертларда җырлый.

 

Наил Мөхәммәтҗанов, баянчы, «Болгар» бию театры музыканты:
- Мин өч ел Хәния Фәрхи оештырган «Бәйрәм» ансамблендә баянчы булып эшләдем. Ул авылдан чыккан чын талант иде – барлык концертларның режиссеры да, сценаристы да. Репертуарын җентекләп сайлый, сәхнәдә җырдан спектакль тудыру өчен ныклап әзерләнә иде.
Ул – профессиональ драма артисткасы. Шуңа күрә аның һәр җыры халыкныкына әйләнә иде. Хәния үзенә генә хас харизма белән башкалардан аерылып торды. Сәхнәдә басып торганда мин аннан көчле энергия килүен сизә идем. Бу гипноз кебек, тыңлаучыларны әсир итә иде. Зур залларда, кечкенә авыл клубларында – бөтен җирдә концертлар һәрвакыт аншлаг белән үтте.
Ул елларда ансамбльдә 20дән артык кеше иде. Без аппаратураны көйләр өчен Хәниядән алдан килә идек. Ул кояш кебек балкып керә иде дә, репетиция алдыннан барыбызның да хәлләрен белешә иде. Бер вакыт гастрольдән кайтканда төнлә исерек егетләр бәйләнеп,  кыйнадылар.  Күземә операция ясатырга кирәк булды. Ул миңа бик нык ярдәм итте. Чабаксар клиникасындагы кыйммәтле операцияне һәм дәвалауны үзе түләде. Мин аның яхшылыгын беркайчан да онытмыйм. Хәния Фәрхи тагын 20 еллар үзенең оптимизмы белән безне канатландырып торган булыр иде. Шунысын яхшы беләм: икенче Хәния беркайчан да булмаячак – аны сәхнәдә беркем дә кабатламый, ул башка планета кешесе кебек иде.

 

Айдар Галимов, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты,  Хәния Фәрхинең Уфадагы якын дусларының берсе:
– Хәния белән бәйле истәлекләр күп. Чөнки ул — бу тормышта очрый торган бик сирәк кешеләрнең берсе иде. Көнкүрештәме, сәхнәдәме, автобуста барамы ул, табын артында утырамы — ихлас, гади кеше булды. Аның белән беренче очрашуыбыз  хәтердә нык уелып калган. 1990 еллар башында шәһәрләр буйлап зур татар концертлары үтте. Казанның Ленин исемендәге стадионында концерт гөрли. Ул шунда «Бәйрәм» ансамбле белән килеп керде. Башына бик матур итеп яулыгын бәйләгән. Ике якта — ике егет, урталарында — яшь, чибәр, күзләре янып торган Хәния. Әнә шул көнне таныштык та, бер-беребезне гомер буе белгән кебек, сөйләшеп сүзләребез бетмәде, иҗатташ дуслыгыбыз Хәниянең соңгы көннәренә кадәр дәвам итте. Ул елларны бергәләп Чаллы, Уфа, Казан, Оренбург кебек бик күп шәһәрләрне үттек. Халык күтәреп алган, зур масштаблы, беренче татар концертлары иде бу.  Хәния турында сөйләгәндә, күңелемдә тагын бер хатирә яңара. Ул  –  аның Галиәскәр Камал театрында узган 55 яшьлек юбилей концерты. Мин бу концертның башланганын сәхнә артыннан карап тордым. Шундый матур итеп, тамаша залыннан — халык арасыннан килеп сәхнәгә менде ул. Ни өчендер шул мизгелдә минем тамагыма төер утырды. Ничә тапкырлар халык арасына чыккан, ничә тапкыр алкышларга күмелгән, һәркем тарафыннан көтеп алынган Хәния бит бу дип, яратып карап тордым. «Истә калсын...» дигән моңсу җыр белән тәмамлады ул бу концертын. 55 яшенә кадәр сәхнәдә булырга, җыр-моң сөеп, халыкны яратып, аның тарафыннан яратылып яшәргә насыйп булган бәхетле хатын-кыз дип уйладым. Ләкин бу концерт вакытында нигәдер күңелемә авыр иде. Әллә аның безнең белән зурлап хушлашуы булдымы ул… Үзе арабызда булса, алга таба да рәхәтләнеп иҗатын дәвам итәр иде. Хәтта яңаларын яздырмаган очракта да, булган репертуары да ничәмә елларга җитәр иде аның. Хәзер, арабыздан киткәч тә, әле дә булса яңа җырлары килеп чыга. Ул вакытта ишетмәгәнбезме, әллә, ишетеп, игътибар итмәгәнбезме? Алар хәзер инде бөтенләй башкача яңгырый. Хәниясез «Бәйрәм» дә «Бәйрәм» булмас инде. Ансамбльнең үзәгендә  яндырып торучысы булырга тиеш. Ансамбле булырга мөмкин әле, ләкин яктылыгы, нуры җитмәячәк. «Бәйрәм» дигәч — Хәния, Хәния дигәч — «Бәйрәм» сүзе күңелгә килә. Аларны ике аерым төшенчә итеп карау мөмкин түгел, минемчә.  

 

Светлана Захарова, Татарстан Дәүләт Советы депутаты:
– Хәния Фәрхи – әниемнең иң яраткан артисты иде. Ул аның концертларын зарыгып көтеп ала иде. «Үпкәләсәң, әйдә үпкәлә» җырын аеруча яратты. Мин үзем  Хәния Фәрхинең «Утыр әле, әни яннарыма» җырын бик яратам. Хәния Фәрхи вакытсыз вафат булгач, әниемне аның каберенә алып бардым. Газиземнең моңа бик нык күңеле булган иде. Аннары әнием үзе дә кинәт кенә якты дөньядан китеп барды. Тормышымда авыр вакытлар булса,  яраткан җырчыбызга кушылып, «Утыр әле, әни, яннарыма» җырын җырлыйм. Әни канаты астындагы вакытларымны искә алам да, рәхәт булып китә. Хәния Фәрхи ачык күңелле, игелекле кеше, талантлы җырчы булды. Җырларында халык язмышын чагылдырганга ул тамашачыларның иң яраткан җырчысына әйләнде. Без аны юксынабыз, татар халкы яшәгәндә Хәния Фәрхи исеме онытылмаячак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: