Шəhри Чаллы

Күкрәк яман шеш авыруы – хөкем карары түгел

1993 елдан башлап, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан, октябрь Бөтендөнья күкрәк яман шеш авыруына каршы көрәш ае дип игълан ителгән. Моннан тыш, ел саен, 15 октябрьдә, дөньяның 44 илендә, әлеге авыруга каршы көрәш көне дә уздырыла. Бу уңайдан, без, Тукай районы үзәк хастаханәсе табиб-онкологы Лиана Нургали кызы Имаметдинова белән әңгәмә кордык.

– Лиана Нургалиевна, күкрәк яман шеше турында сөйләсәгез иде. Бу чир хатын-кызларда еш күзәтеләме?
– Сөт бизләре рагы – хатын-кызларда иң еш очрый торган яман шеш авыруы булып тора һәм әлеге куркыныч чир хатын-кызларда, барлык онкологик авырулар арасында, беренче урынны били, бу 20,9% дигән сүз. Икенче урында 16,5% белән тире яман шеше. Аннары исә  аналык тәнчекләре – 7,7%, аналык муены – 5,2%, туры эчәк яман шеше – 4,6% һәм, ниһаять, яичниклар – 4,4%. Гомер дәвамында һәр 8нче хатын-кызның күкрәк яман шеше белән авырып китү куркынычы бар. 
– Нәрсә соң ул күкрәк яман шеше? 
– Күкрәк яман шеше авыруы – ул сөт бизләренең бизчел тукымалары яман шеше. Һәм аның үсеше турыдан-туры хатын-кызның яшенә бәйле, чөнки гүзәл затлар олырак булган саен, бу авыруның барлыкка килү куркынычы да югарырак дигән сүз. Әмма башка сәбәпләр дә бар, бу нәселдән килгән авыру булырга мөмкин. Якын туганнарда әлеге авыру бар икән – сезнең дә яман шеш белән авыруыгыз ихтимал. Бу очракта исә онкология анамнезын җыю бик мөһим.
– Бу төр яман шешнең симптомнары нинди соң? 
– Иң куркынычы шул: I һәм II стадияләрдә онкология авыруы бер дә сизелми һәм үзен берничек тә сиздерми. Бернинди симптомнар да, хәтта авыртулар да булмый. Нәкъ менә тулысынча сыйфатлы ярдәм итәргә мөмкин булган арада хатын-кыз күкрәк авыруы турында белми дә, авырганын хәтта сизенми дә. Шуңа күрә барлык хатын-кызларга да, яшьләренә карамастан, маммолог табибына ел саен күренергә кирәк. Онкологик авыруны иртәрәк булдырмый калу, аны башлангыч чорында ук ачыклау һәм тизрәк ярдәм итү – күкрәк бизе авыруларын профилактикалау максаты дип санала. Шуны истә тотсак иде: әлеге авыруны алдан ачыклау кирәк, шул чакта аны дәвалау да күпкә җиңелрәк булачак!
– Көзгедә үз-үзеңне карап, күкрәкләрне тикшерергә дигән стандарт әйттегез. Кайсы очракта тизрәк табибка мөрәҗәгать итәргә?
– Күкрәкләрне үзегез тикшереп, карап торсагыз – бу, әлбәттә, бик яхшы. Моны айга бер тапкыр, менструаль циклның 6-12нче көннәрендә башкару киңәш ителә. Әгәр дә күкрәкләрегездә нинди дә булса төерләр булса, күкрәк очлары эчкә батып торса, формасы үзгәрсә, тигезсезлек сизсәгез, нинди дә булса сыекча бүленеп чыкса, шеш барлыкка килсә, эрозияләр яисә кызарулар булса, күкрәкләрнең төсе үзгәреп китсә, димәк, кичекмәстән табибка күренү мөһим. Гинекологка, маммологка, онкологка яки участок терапевтына мөрәҗәгать итәргә була. 
– Күкрәк яман шеше ни рәвешле барлыкка килә? Моның факторларын санап китә аласызмы?
– Әлбәттә, авыруны төрле факторлар китереп чыгарырга, кузгатып җибәрергә сәләтле. Монда артык күп алкоголь эчемлекләр эчү, тәмәке тарту, төрле типтагы нурланышлар алу (монда диагностик күзәтүләр дә керә),  моннан тыш, артык таза булу, бала табудан баш тарту, 30 яшьтән соң гына беренче бала табу, гормональ препаратлар кабул итү, абортлар, хәтта төнге сменаларда эшләү кебекләр дә керә. Бу санап киткәннәрне хатын-кыз булдырмый кала ала. Монда бары тик үзеңнең сәламәтлегеңне аеруча да сакларга, үз-үзеңне карарга гына кирәк. Болардан тыш, безгә бәйле булмаган факторлар да күкрәк яман шеш авыруын китереп чыгарырга сәләтле. Бу – җенси гормоннарның (эстрогеннарның) йогынтысы, иртә килгән менархе, ягъни 12 яшькә кадәр килгән 1нче менструация циклы, бик соң килгән менопауза, ягъни 55 яшьтән соң менструация циклының тәмамлануы да яман шеш авыруын китереп чыгарырга мөмкин. Бу нәселдәнлек, кан туганнарыңда (әниләр, әбиләр) күкрәк яман шеш авыруы булу, күкрәк яман шешенә геннарның мутациясе (BRCA, р53, PTEN)  туры килүе дә  ихтимал. Шуны әйтеп үтәсем килә: күкрәк яман шеше белән авыручы 4тән 1 өлеш пациентларга бу чир нәселдән бирелгән була. 
– Онкологик авыруны дәвалау ничек башкарыла?
– Вакытында ачыкланмаган онкологик авыруларны дәвалау гаять авыр! Күкрәкне алдыру исә һәрбер хатын-кыз өчен фаҗига. Лимфатик төеннәрне бетерү исә кулларның хәрәкәтчәнлеген чикли. Ә химиотерапия процессы, гомумән, чәч коелуга, диарея, косу, хәтер начараюы кебек өзлегүләргә китерергә мөмкин. Шуны кабат искәртәсем килә: күкрәк яман шеш авыруы башлангыч стадияләрдә уңышлы дәвалана. Статистикага күз салсак, Россия буенча 75% хатын-кызлар яман шешне башлангыч этапларында сизеп алып, аннан дәваланып чыкканнар! 
–  Авыруны ничек булдырмаска соң? 
– Профилактика! Монда бары тик профилактика гына ярдәм итәчәк. Хатын-кызлар үзләренә аеруча да игътибарлы булсыннар иде, үз-үзләрен яратсыннар, карап торсыннар иде дигән теләктә каласы килә. Бары тик шул вакытта гына без күкрәк яман шеш авыруын булдырмый кала алачакбыз. Сөт бизләрен тикшерүнең алтын стандарты бар – ул маммография һәм УЗИ узу. Яшь кызларга исә мин 20 яшьтән үк үз күкрәкләренә айлык үзтикшерү уздырырга киңәш итәм. Ә 40 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызларга 2 елга бер тапкыр тикшеренү узарга кирәк: бу диспансеризация кысаларында үткәрелүче маммография процедурасы (ММГ).
– Диспансеризацияне күп кеше үтми дип тә ишеткәнем бар...
– Әйе, шулай. Безнең халык, кызганыч, шуңа күнеккән. Әмма мин моңа болай салкын карамаска киңәш итәр идем. Нәкъ диспансеризация вакытында без хатын-кызларның күкрәкләрендә ниндидер шешләрне яисә ниндидер төерләрне сизеп алабыз. Мондый хатын-кызлар тиз арада дәвалануга җибәрелә. Авырулары яман шеш булса, әлеге чирнең «койрыгыннан эләктереп алып», гүзәл затларыбызга тиз арада квалификацияле медицина ярдәме күрсәтә алабыз. Шуңа да диспансеризация үтегез, махсус табибка күкрәкләрегезне күрсәтегез, УЗИ процедурасы турында да онытмагыз! 

Күкрәк яман шеше ничә яшьлек хатын-кызларда ешрак очрый? 
Хатын-кызның яше    Яман шеш белән авырый алу очрагы
30 яшькә кадәр    2000нән бары тик 1 очрак
40 яшькә кадәр    233тән 1 очрак
50 яшькә кадәр    53тән 1 очрак
60 яшькә кадәр    22дән 1 очрак
70 яшькә кадәр    13тән 1 очрак
80 яшькә кадәр    9дан 1 очрак
Бөтен гомерең буена    8дән 1 очрак


Ракны булдырмас өчен нәрсәләр эшләп була?
*аборт ясатудан баш тартырга
* нормаль гәүдә авырлыгын сакларга. Симерү исә рак китереп чыгаруны 40%ка арттыра
* 30 яшькә кадәр беренче бала табу 
* сабый баланы күкрәк сөте белән ашатудан баш тартмаска
* кимендә 2 бала алып кайту
* начар гадәтләрдән баш тарту (тәмәке тарту, алкоголь). 
* сәламәт яшәү рәвешен алып бару
* стресслар белән көрәшү, аларны булдырмау
* күкрәкләрне имгәтми торган дөрес бюстгальтер сайлап алу (металлы һәм махсус сөякләре булмасын). Хатын-кызның әлеге эчке күлмәгенең дөрес сайланмавы – күкрәк яман шеше белән авыру куркынычы факторына әверелергә мөмкин. Тукыманың размерын һәм сыйфатын җентекләп сайлагыз, кием сезне кысарга, ярсытырга, кырып торырга яки җәрәхәтләргә тиеш түгел
* канцерогеннар (яман шеш авыруы китереп чыгара торган матдәләр) организмга йогынты ясамаска тиеш
* күкрәк мускулларын ныгыту өчен даими физик йөкләнеш
* гормональ препаратлар кабул итүдән баш тартырга
* иммунитетны ныгыту өчен D витамины кулланырга

Гөлия Ибатуллина.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: