Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Компотмы, лимонадмы?

Быел җәй коры килсә дә, чия, карлыган уңышы шәп: ботаклары сыгылып тора. Бер як күршеләребезнең ун-унике яшьләрдәге балалары да чия җыярга чыккан. Әниләренә булышканнары өчен мактап алдым үзләрен.

«Кыш буе компот эчәрсез инде», – мин әйтәм. «Компотны яратмыйлар шул алар, узган ел ясаганнары да базда тора. Малайлар чияне бер танышыбызга җыялар», – дип сүзгә кушылды әниләре. «Ә акчасына күп итеп лимонад алырбыз», – дип чыркылдашты балалар, сөенешеп.
Хәер, хәзерге балалар гына түгел, олылар да кибет ризыгына күнегеп киләләр. Үзебезнең шәһәрдәге туганнарыбызга да чия, карлыган җыеп җибәрмәкче идек, алмадылар. «Зинһар, кирәк түгел, вареньелар ясап мәшәкатьләнәсебез килми әле, ашалмый да, кибеттә тәм-том тулып ята бит, җаның ни тели, шул бар», – диделәр.
Бакча җиләк-җимешендә витамин күп бит дип әйтеп тормадым инде, чөнки моны үзләре дә бик яхшы беләләр. Шулай да химик тәмләткечләр кушып ясалган ризыклар, сәламәтлеккә зыян китерү белән беррәттән, аңнарыбызны да томалый ахрысы.
Рәсимә Саттарова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хатларда тормыш