Күренекле эстрада җырчысы гаиләсендә кайгы
Шоу-бизнес

Күренекле эстрада җырчысы гаиләсендә кайгы

Ул озак вакыт коронавирустан дәваланган.

«Ветер с моря дул» һәм «О боже, какой мужчина!» хитларын башкаручы популяр эстрада җырчысы Наталиның гаиләсенә кайгы килгән. Аның 53 яшьлек ире вафат булган. Александр Рудинның үле гәүдәсен подъездның козырегонда тапканннар.   

Александр Наталиның продюсеры булган. Моннан ике ел элек ул коронавирус белән чирләгән. Ул аның психикасына тискәре йогынты ясаган.

Моннан ике атна элек Александрның әтисе үлгән. Ул моны бик авыр кичергән, ахыр чиктә  үзенә кул салган.

Җырчы Натали белән Александрның өч улы бар. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


сабан туе артистлар концерт тамаша шоу үлем-китем Натали

Нет комментариев