Миңнехановлар икенче балаларын көтә
Кем туар икән: кызмы, малаймы?
Эстраданың җырчылар гаиләсе Гүзәлем белән Салават Миңнехановлар гаиләсендә тиздән шатлыклы вакыйга көтелә.
Бу хакта социаль челтәрләрдә Гүзәлем хәбәр итте.
«Җан җылыңны тоеп яшим. Сизәм йөрәк тибешен. Тиздән күрешәбез, иншааллаһ», – дигән ул.
Җырчылар баланың нинди җенестә икәнлеген әйтмиләр. Иң мөһиме: сабый исән-сау туып, Мәдинә апасы белән пар канатлы гаиләдә үссен.
Салават Миңнехановның энесенең гаиләсендә исә малай туачак. Бу хакта гендер патида билгеле булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев