Миңнехановларның кызмы, малаймы икәнлеге билгеле
Бу хакта Гүзәлем әйтте.
Эстрада җырчылары Салават Миңнеханов белән Гүзәлемнең икенче балаларын көтүләре турында яздык.
Әмма баланың нинди җенестән икәнен билгеле түгел иде. Бүген Гүзәлем йөрәк астында улын йөртүен әйтте. «Ышанып булмый. Аллаһ бик зурлады безне», – дип хәбәр итте ул. Баксаң, алар июль аенда узган гендер патида моны күрсәткән булганнар.
Аллаһы боерса, тиздән Мәдинә энекәшле була.
Фото Гүзәлемнең телеграмм каналыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев