Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Мәзәк сөйлим әле!

Бераз ял итеп алыр өчен сезнең хозурга мәзәкләр тәкъдим итәбез.

Төн. Караңгы почмакта ике кеше очраша. Шуларның берсе сорап куя:
– Якын-тирәдә милиция юктыр бит?
–  Юк, – дип җавап бирә икенчесе.
–  Ул вакытта өс киемеңне сал.

***
Ирләр – ялган сөйләгәнне, хатыннар дөресен әйткәнне гафу итә алмый...
***
Акыллы хатын иреннән һәрвакыт киңәш сорый, ләкин бу киңәшне ул беркайчан да тотмый, чөнки дивана түгел.
***
Ике ахирәт ресторанда утыра. Берсе – икенчесенә:
– Әнә теге ике карт өстерәлчекне күрәсеңме? Ун елдан без дә шулар төсле булачакбыз...
– Дивана, бу бит көзге!
***

– Сиңа нәрсә булды?
– Берьюлы ике тешне суырттым.
– Тукта, син әле бүген иртән генә бер тешем сызлый дигән идең. Нигә икене алдырдың?
– Врачның кайтарып бирергә акчасы булмады.
***
Гали абзый Көнбатыштагы бер клуб белән миллион долларлык килешү төзегән яшь футболчы турында мәкалә укыганнан соң, дәреслекләргә батып утырган малае янына килеп:
– Җыен юк-бар белән миеңне черетеп утырганчы чыгып туп тибеп керер идең!
* * 
Тулы гәүдәле хатын бер малайга мөрәҗәгать итә:
– Үскәнем, бу капка аша мин паркка үтә аламмы?
Малай, икеләнеп кенә:
– Белмим шул... Әле күптән түгел генә печән төягән машина үткән иде анысы...

***
– Мәктәптә укыганда мин дөньяда иң авыр һәм эчпошыргыч эш дәрес хәзерләү дип уйлый идем.
– Ә хәзер?
– Ә хәзер иң авыр һәм эчпошыргыч эш балаң белән дәрес хәзерләү дип уйлыйм...
* * *
– Әни, мин уйнарга чыгам!
– Кем белән? Кайда уйныйсыз? Кайчан кайтасың?
– Ярар, бүтәнчәрәк эшләп карыйк... Әти, мин уйнарга чыгам!
– Чык.
***
Кунак:
– И-и, озатырга чыгып мәшәкатьләнмәскә иде инде...
Хуҗа:
– Нинди мәшәкать ди! Килгән кешене озату күңелле генә ич ул!
***
– Ирләр иң зур тизлекне кайчан күрсәтә: аракыга йөгергәндәме, хатын-кыз артыннан чапкандамы?
– Аракы шешәсен эләктереп хатыныннан качканда.
***
Зоопаркта:
– Әти, кара нинди матур маймыл утыра!
– Искә төшерүең яхшы булды әле, улым. Әниең төшке ашка соңга калмагыз дигән иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X