Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

Ни хәлләрдә?

Наил Мөхәммәтҗанов: «Кунаклар килгәч гел мине гармунда уйнаталар иде» - ВИДЕО

Наил Мөхәммәтҗанов: «Кунаклар килгәч гел мине гармунда уйнаталар иде» - ВИДЕО

Наил Мөхәммәтҗанов Чаллыда күренекле музыкантларның берсе. Ул бүгенге көндә «Болгар» бию театрының оркестр җитәкчесе, баянчы булып эшли. Легендар җырчы Хәния Фәрхи аның турында: «Чорыбызның иң талантлы музыкантларының берсе», – дигән иде. Ә аңа кадәр Наилгә урау юллар үтәргә туры килә.

Наил үзе Ульяновскида туып-үскән егет. Аның әнисе Тәгъзимә бик матур җырлаган. Ул вакытларда өйдә туганнар җыелып, гармунда уйнап, җырлап утыру гадәти күренеш булган. Әтисенең улын гармунчы итәсе килгән һәм комиссионный кибеттән 80 сумга баян алып биргән. «Ул вакытларда бездә радиолар юк иде. Пластинкалар гына тыңлый идек. Бервакыт Рафаэль Ильясов башкаруындагы «Туган авылым минем» дигән җырны тыңлаганда баянда уйнап җибәрдем. Әнием: «Син уйныйсыңмы, улым?» – дип икенче бүлмәдән йөгереп чыкты. Шуннан соң мине кунаклар килгәч экспонат урынына йөртә башладылар. Бик ояла идем», – дип искә алды ул үзенең балачагын.

Әтисе улын музыка мәктәбенә биргән. Билгеле инде, яшьтәшләре хоккей, футбол уйнап йөргәндә, Наилнең нота грамотасына өйрәнеп утырасы килмәгән. Мәктәпне ташлыйсы килгән вакытлары да күп булган. Әмма әтисе нык торган. Укытучысы Николай Чирков белән сөйләшеп, малаен укытып бетергән. «Балага таләпчән булырга кирәк. Бүгенге уңышларым өчен мин әтиемә, укытучыларыма рәхмәтлемен», – ди баянчы.

Аннары профессиональ музыкант булу теләге аны музыка училищесына китерә. Дүртенче курста укыганда «Чулпан» ансамбленә йөри башлый. Монда рәхәтләнеп татар көйләрен уйнарга мөмкинлек була. Аннары талантлы егет Казан дәүләт консерваториясендә һөнәри белемен арттыра. Беренче курстан соң армиягә җибәрәләр үзен. Талантлы музыкант армиядә дә югалып калмый. Байконурда ике ел хәрби разведкада радиотелеграфист булып хезмәт итә. «Морзе әлифбасын өйрәндем, берничә тапкыр космик корабльләрнең очып киткәнен күрдем. Бик әкәмәт күренешләр. Армиядә җыр һәм бию ансамблендә баянда, гитарада уйнадым», – ди ул.

Хәрби хезмәттән кайткан егетнең консерваториядә укыйсы килми. Өйләнеп туган якларына кайтып китә. Беренче никахыннан ике баласы үсә. Иделия әтисе юлыннан киткән. 2015 елда «Голос» тапшыруында катнашкан. Бүгенге көндә Мәскәүдә Гнесиннарның Россия музыка академиясендә студентларда профессиональ музыкага мәхәббәт тәрбияли.

Наил үзе исә, консерваторияне читтән торып тәмамлаганнан соң, татар эстрадасы артистлары Рәсим Низамов, ИлСаф, Нәфкать Нигъмәтуллин төркемнәрендә баянчы булып эшли. Аңа легендар җырчылар Хәйдәр Бигичев, Зөһрә Сәхәбиева, Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова, Хәмдүнә Тимергалиеваларны да җырлатырга насыйп булган. 

– Биюче Регина белән дуслыгыбыз мәхәббәткә әйләнгәч, Чаллыга килеп урнаштым. Хәния Фәрхинең «Бәйрәм» ансамблендә баянчы Фәрит Әхсәнов вафат булгач мине үзләренә чакырдылар. 2001 ел иде бу. Бардым да шунда ук Мәскәүгә гастрольгә киттек. Хәниянең иҗатының чәчәк аткан вакыты. 1500әр урынлы заллар туп-тулы, тамашачылар Хәниядән «Әлдермешкә кайтам әле» җырын бишәр, алтышар тапкыр җырлаталар. Үзен алкышларга, чәчәкләргә күмәләр. Фантастика иде бу! Андый хәлне башка бер артист та күрмәячәк. Биш ел эчендә татарлар яшәгән бөтен дөньяны гиздек. Аена 16-18 концерт, ике бүлектән торган 3 сәгатьлек программа күрсәтә идек. Аннары Салават Фәтхетдиновта эшләдем. Аны да халык бик яратты, – ди Наил Мөхәммәтҗанов. Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи исән чагында Наилгә музыкант буларак югары бәя биреп: «Наил сәхнәдә баянын тартып җибәрсә, тирә-як якты моңга күмелә, аның бармакларына йөрәгеннән моң күчәдер! Аның белән эшләү миңа рәхәт тә, җиңел дә булды. Кызганычка каршы, күңелсез хәлгә дә юлыкты... Ерак гастрольдән кайтканда безнең элеккеге шофер өенә кадәр кайтармаган. Наил үзе шулай теләгән, машина йөртүчене арыган дип кызгангандыр инде. Автобус тукталышында аңа исерек егетләр бәйләнгән, башына сукканнар. Аның бер күзе күрми башлады. Без Чебоксардагы Федоров хастаханәсендә күзенә операция ясарга булыштык. Наил бик нечкә күңелле, тыйнак, акыллы, моңлы баянчыбыз!» – дигән иде. 

2009 елда Ринат Шәмсетдинов аны «Болгар» бию театрына музыкаль җитәкче итеп чакыра. Һәм ялгышмый, Наил Мөхәммәтҗанов коллективының «йөзек кашы» булып, бүгенге көнгә кадәр эшли. «Наил Әмирович баян, төрле гармуннарны, тальян, курай, кубыз кебек музыка уен коралларын җиңел генә үзенә буйсындара. Аның шәхси стиле, музыкаль әсәрләрне үзенә генә хас мелизмнар белән уйнавы тамашачыларның күңелләрен айкый. Көйләрне, музыкаль партияләрне профессиональ дәрәҗәдә тоемлап, техник яктан оста башкарып, ул милли сәнгатнең зәвыгын, дәрәҗәсен күтәрә. Безнең оркестрда баян музыка һәм биюләргә рух кертә, дәрт өсти. Наил Әмирович «Болгар» бию театрының халык уен кораллары оркестрын милли төсмерләр белән баету өстендә армый-талмый эшли. Аның композицияләре даими рәвештә концерт программаларына кертелә», – ди «Болгар» бию театры директоры Алинә Ганиева. Наил Мөхәммәтҗанов «Чишмә» халыклар дуслыгы йортында олы яшьтәге сәнгатьне яратучыларны җыеп «Сөмбел» ансамбле оештырган. Әлеге коллектив матур чыгышлары белән шәһәрдә уза торган бәйрәмнәрне бизи.
Наил белән Регинаның күркәм гаиләсендә Мәликә исемле кыз үсә. Аңа инде 13 яшь. 

Тыйнак баянчының иҗат дәрте сүнмәсен. Аның моңлы, зәвыклы музыкаль композицияләре киләчәктә концерт программаларын бизәсен. 

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса