Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Нәфис сүз осталары кирәк

Җырчыларның тамашачылар янына төшеп йөрүчеләре дә, сәхнәдән озак итеп сөйләүчеләре дә бар. Җырчы сүз боткасы ясап торырга тиеш түгелдер инде ул, аның эше тамашачыга матур итеп җырлау.

Җырласын да, рәхмәтен әйтеп кереп китсен. Тамашачы янына клоун гына барып килергә мөмкин. Кеше акча түгеп, җыр тыңларга дип килә бит. Билетлары бер дә арзан түгел. Тамашачы белән концертны алып баручылар гына сөйләшергә тиеш. 
Элек нәфис сүз осталары концертларны матур итеп алып баралар иде. Алар халыкны дөрес итеп сөйләшергә өйрәтүчеләр дә бит әле. Татар теленең гадилеген, матурлыгын халыкка җиткерүчеләр. Аларның сөйләгәннәре үзәгеңә үтеп керерлек була торган иде. Мәзәкләр сөйләп туйганчы көлдерә дә беләләр иде. Хәзергеләрнең мәзәк дигәннәре дә ташка үлчим генә инде. Бүгенге көндә татар теленең язмышы кыл өстендә торганда нәфис сүз осталары бик тә кирәк. 
Әзһәр Зәйни

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хатларда тормыш

2
X