Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Нигә пычраталар икән?

Шәһәрдә җир асты юлларының күпчелеге төзек, матур. Әмма кешеләргә аларның чиста, якты булуы ошамый күрәмсең, юкса диварларны ямьсез рәсемнәр белән буямаслар иде.

Мин көндә Тынычлык проспектындагы «Мәктәп» тукталышындагы җир асты кичүеннән йөрим. Аны күптән түгел генә яңартканнар иде. Якты, матур булды. Тик шатлыгыбыз озакка бармады. Хәзер ул әкренләп элеккеге хәленә кайта. Диварларын буяп бетергәннәр. Бу кешеләр үзләренең буш вакытын нигә сәламәтлекләрен ныгытуга сарыф итмиләр икән? Юкса, ишегалларында спорт мәйданчыклары, тренажерлар да җитәрлек.

Көчеңне һәм буш вакытыңны үзең өчен файдалы итеп уздыр. Җир асты кичүләрен пычратып йөргәнче, бу күпкә файдалы бит.
Алсу Арсланова, укытучы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хатларда тормыш