Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Популяр артистлар чирләгән

Алар концертларын күчерергә мәҗбүр.

Соңгы елларда халык арасында популярлык казанган Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар  Россиянең төрле төбәкләрендә аншлаг белән концерт куя иделәр. Тик март аенда һәм апрель башында булачак концертларын көзгә күчерергә булганнар. Моның сәбәбен Алмаз Мирзаянов түбәндәгечә аңлатты:

– Кызганычка, сәламәтлек белән бәйле җитди сәбәпләр аркасында, март ае һәм апрель башында булырга тиешле концертларны көзгә күчерергә туры килә. Алынган билетлар үз көчендә калачак. Теләгән кеше билетны кассага тапшырып, акчасын ала ала.  Уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез.
Төгәл сәбәпләрен белергә теләп, кызык эзләүчеләр, юк-бар сораулар язмавыгызны үтенәбез. Догада булыйк. Рамазан ае мөбарәк булсын. Сәламәтләнеп, күрешергә насыйп булсын. Графикны шушы арада куярбыз. 6 апрель Екатеринбургта һәм 15 апрельдән соң булган концертлар үз көчендә калыр дип өметләнәбез, – диде 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Алмаз Мирзаянов Зульфира Шайдуллина