Җырчы үз социаль челтәренә пост куйган.
Фотода Рафисның Төркиядә су кереп йөргән чагы. "Эш таптым мин монда. Яңа елда Мармариска яшәргә китәм. Зарплата әйбәт, җырлап та йөрергә кирәкми,"- дигән Рафис аның астына. "Эшең барып чыкса, мине дә чакыр әле", "Җыештыручы кирәкмиме?" дип комментарийлар язганнар аңа.

Рафис Кәлимуллин татар эстрадасында автор-башкаручы буларак 10 ел хезмәт куя, мәҗлесләр алып бара, автобизнесы да бар. Көзгә аның төрле шәһәрләрдә, шул исәптән 27 сентябрьдә Чаллыда концертлары планлаштырылган.
Нет комментариев