Равил Галиев: «Чаллыда Резидәне искә алачакбыз»
Шоу-бизнес

Равил Галиев: «Чаллыда Резидәне искә алачакбыз»

Кайчан?

23 мартта Чаллыда Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиеваның 60 яшьлек юбилее уңаеннан искә алу концерты була.
Анда җырчы турында истәлекләр сөйләячәкләр, Резидәнең үзен видеодан күреп булачак.
Татар эстрадасының популяр җырчылары – Равил Галиев, Раяз Фасыйхов, Сиринә Зәйнетдинова, Инзилә Сәлимова, Ринас Әхмәтов, Зәринә Хәсәншина һәм башкалар – Резидә репертуарындагы җырларны тәкъдим итәчәкләр.

«Концертта җырчының сеңелесе Дилбәр шәһәрдәшебез Ринас Әхмәтов белән «Туганнарым» җырын башкарачак. Бик җылы, күңелләрне нечкәртә торган кичә булачак», – диде концертны оештыручыларның берсе, Татарстанның халык артисты Равил Галиев.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Сиринә Зәйнетдинова Равил Галиев Резидә Шәрәфиева

Нет комментариев