Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Режим дөресме икән?

Быел оныгым беренче тапкыр икенче сменада укый. Беренчедә укыганда кичке сәгать уннан да калмыйча ятып йоклый иде.

Хәзер төнге берләргә кадәр дәрес әзерләгән көннәре бар. Аннары икенче көнне төшкә кадәр йоклый да укырга китә. Мәктәп укучысы өчен дөрес режим түгел бит инде бу. Шуңа эчем поша.
Гөлфия Гафиятова

 


Укучыбызның соравына 2нче балалар шифаханәсе педиатры Валентина Хенвен түбәндәгечә җавап бирде:
– Билгеле булганча, баланың үсеше, организмның, органнарының нормаль эшләве өчен үсеш гормоны җаваплы. Аңа баланың кайсы сменада белем алуы мөһим түгел. Үсеш гормоны кичке сәгать уннан иртәнге сәгать өчкә кадәр яхшы эшли. Шуңа күрә бу вакыт аралыгында бала йокларга тиеш. Нинди сменада укуына карамастан, баланың көн саен бер үк вакытта уянуы мөһим. Кич белән саф һавада йөреп керүне дә гадәткә кертегез. Бала организмы өчен компьютер, гаджет ише «дошман»нардан башка ял бик файдалы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хатларда тормыш

2
X