Резидә Шәрәфиева: «Яңа елда традициябез бар»
«Ел саен шулай итәбез»
Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева "Шәһри Чаллы" га гаиләләре белән Яңа елны каршы алу традициясен сөйләде. "31е көнне туган-тумача, дус-ишләр бергәләшеп безнең өйдә иске елны озатабыз. Ә яңа елны каршы алырга энекәш, сеңлекәшләргә китәбез. Алар бер тирәдәрәк яши. Ел саен шулай шәһәр әйләнеп йөрибез.
Январьнең 7сендә кызыбыз Зөләйханың туган көнен билгеләп үтәбез. Быел аңа 18 яшь тула. Быел ул иптәшләре белән ресторанга бара. Ә өйдәгеләр белән утырганда аның яраткан "Монголка" салатын ясыйм." дип уртаклашты җырчы.
Салат рецепты белән сезне дә таныштырабыз. Моның өчен башта соус ясыйбыз - әстерхан чикләвеге, караҗимеш, сарымсакны вак итеп турап, болгатып куябыз. Аннары пешкән итне катлам итеп җәябез дә өстенә соус сылыйбыз. Аннары кыргычтан уган пешкән чөгендер, кыргычтан уган чи кишер, каты сырны катлам-катлам итеп җәябез. Һәр кат саен соус. Иң өскә - пешкән йомырканы кырып сибеп чыгабыз. Ашап туймаслык тәмле була!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев