Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Резидә Шәрәфиева пародия осталарына мөрәҗәгать белән чыкты

Бүләкләр дә бирә.

Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева үзенә пародия ясаучы талантларны эзли. Җырчы өч кешегә махсус бүләк тә әзерләгән. Бу хакта ул үзенең социаль челтәрендә хәбәр итте.

– Пародияләрне искә алып утырдым да, миңа иң беренче пародияне Алсу Фаракшина, Данир Сабиров, Әбри Хәбриев ясаган икән. Әле мин ишетеп беләм, башкалар да миңа пародия ясый. Сезгә бер тәкъдимем бар. Берәр җырыма пародия ясап, шуны үз аккаунтыгызга куеп, мине билгеләсәгез, 20 июньдә 3 кешегә миннән махсус бүләк булачак. Сездән пародияләр көтәм, уңышлар телим! – ди Резидә Шәрәфиева.     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабан туе артистлар концерт тамаша шоу