Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Рөстәм Нәбиев: "Бүгенге көн бик үзенчәлекле"

Танылган Башкортстан блогеры Рөстәм Нәбиев социаль челтәрләрдә тормыш иптәше, шулай ук блогер Индира Нәбиеваны матур итеп туган көне белән тәбрикләде.

- Туган көнең белән, мәхәббәтем! Бүгенге көн аеруча да үзенчәлекле. Нәкъ шушы көнне, синең туган көндә, 7 ел элек мин комадан чыктым. Минем елап җибәргәнемне хәтерлисеңме? Сине тәүге тапкыр күрә алуыма сөенеп еладым мин. Чөнки әле кайчан гына, казарма ишелгәч, авыр плитәләр астында тормыш белән саубуллашып ята идем... 

Сине югалтудан чиксез курыктым! Үлемнән курыктым! Сиңа вәгъдә биргәнемчә, сине бәхетле итә алмыйча китеп барырмын дип курыктым! 

Ходайга мең рәхмәт! Миңа яшәргә өмет биргәне өчен рәхмәт! Сиңа минем белән булганың өчен рәхмәт! - дип яза Рөстәм. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев