Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Руслан Кираметдинов ай саен 20дән артык концерт куярга әзерләнә

Яңа программаны кайчан күреп булачак?

Көтеп алынган җәйге яллар җитте. Татар эстрадасы йолдызлары аны ничек үткәрергә җыена. Төркия кебек җылы якларга баралармы икән?

Популяр эстрада җырчысы Руслан Кираметдинов эше күп булу сәбәпле, быел ял итәргә җыенмый.

«Диңгезләргә йөри торган гадәтем юк, эшләргә кирәк, диңгез беркая да качмый ул.  Яңа сезонга әзерлек бара. Яңа җырлар яздырабыз, репетицияләр  бара. Аллаһы боерса, яңа сезонны октябрь аеннан башлап җибәрәбез. Тамашачыларыма яңа матур, моңлы җырлар әзерлим. Иҗатташ дусларым белән ай саен 20дән артык концерт куярга планлаштырабыз», – диде ул «Шәһри Чаллы» газетасы журналистына. 

Фотолар Руслан Кираметдиновтан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

32

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Илмира Нәгыймова Шоубизнес Руслан Кираметдинов