Руслан Кираметдинов Мәскәүгә җыена
Бу хәбәрне концерт директоры Айдар Сәфәргалин җиткерде.
Халык мәхәббәтен яулаган җырчы Руслан Кираметдинов быел Сабантуйларда, авыл бәйрәмнәрендә актив эшләде.
Аны туган көннәргә бүләк рәвешендә дә күп чакыралар.
Артист мәдәни чаралардан бушаган арада яңа җырлар яздыра. Коллективы белән тамашачыларга яңа программа әзерли.
«Руслан Кираметдинов октябрь аенда беренче тапкыр Мәскәүдә концерт куя. План буенча Уфа, Казан, Чаллы һәм башка шәһәрләрдә яшәүче моңлы җырлар яратучы тамашачыларыбызга да яңа программаны күрсәтәчәкбез. Яңалыклар күп булачак», – дип хәбәр итте артистның концерт директоры Айдар Сәфәргалин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев