Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Руслан Кираметдинов «Хыянәт» турында...

«Бу хит булачак», – диләр.

Популяр җырчы Руслан Кираметдинов Башкортостанда гастрольләрен тәмамлап, бу атнада Чаллыда концерт куярга җыена. Оештыручылар әйтүенчә, билетлар санаулы гына калган. 

Җырчы концертында яңалыклар шактый күп булачак. 

«Руслан популяр җырчы Сиринә Зәйнетдинова белән яңа гына табадан төшкән «Хыянәт» җырын башкарачак. Композитор Зөфәр Хәйретдиновның Ренат Мөслимов шигыренә язган әлеге җыры кеше тормышындагы күңелсез күренеш турында. Җырчылар аны үзәк өзгеч итеп җырлыйлар. Тыңлаган кешеләр: «Бу хит булачак», – дип бәя бирделәр инде», – ди җырчының концерт директоры Айдар Сәфәргалин. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Руслан КИРАМУТДИНОВ Ильмира НАГИМОВА Сиринә Зәйнетдинова