Руслан Кираметдиновны Сабан туена чакыру күпмегә төшә?
Шоу-бизнес

Руслан Кираметдиновны Сабан туена чакыру күпмегә төшә?

Популяр җырчының кайларда чыгыш ясавы билгеле.

Тиздән республикабыз район-шәһәрләрендә халкыбызның милли бәйрәме Сабантуйлары башлана. Әлеге бәйрәмне артистлар да көтеп ала. 

Популяр җырчы Руслан Кираметдиновның концерт директоры Айдар Сәфәргалинның җырчының кайларда чыгыш ясавы турында сораштык.

– Руслан – 7 июньдә Минзәлә районы Дәүек, 8 июньдә – Балтач районы Янгул, 9 июньдә – Зәй районы Сармашбаш авылында, 23 июньдә Казан Сабантуенда җырлый. Ул милләттәшләребез белән очрашуга ныклап әзерләнә, тере тавышка җырлый. Тамашачыларга хитка әверелгән җырларын да, яңаларын да тәкъдим итәчәк, – диде Айдар Сәфәргалин «Шәһри Чаллы» газетасы журналистына. 

Җырчының Сабантуйларда чыгышы 100 мең – 150 мең сум. Гадәттә авылларда яшәүчеләргә мондый бүләкне район хакимиятләре, яисә шул төбәктән чыккан эшмәкәрләр ясый. 

Фото Айдар Сәфәргалиннан

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


сабан туе артистлар концерт тамаша шоу Руслан КИРАМУТДИНОВ Ильмира НАГИМОВА

Нет комментариев