Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Салават Фәтхетдиновның килене үз подписчикларының сорауларына җавап биргән

Рузиядән: «Сез фатирда яшисезме, үз йортыгыз беләнме?» – дип кызыксынганнар.

Салават Фәтхетдиновның килене Рузия социаль челтәрләрдә үз подписчикларының сорауларына җавап биргән. Иң элек ул ире Рөстәм Фәтхетдиновтан ничә яшькә зуррак булуын әйткән, дип яза https://kiziltan.ru.

«Мондый сораулар бик күп килә. Миңа – 24, иремә 21 яшь», – дип җавап биргән ул шундый сорау бирүчегә.

Рузия медицина университетының соңгы курсында укый икән. Ул бәбәй тапканнан соң ял алмаган.

Аннан: «Сез фатирда яшисезме, үз йортыгыз беләнме? Ирегезнең әти-әнисе беләнме?» – дип тә кызыксынганнар.

«Без әти-әниләрдән аерым, үз фатирыбызда яшибез», – дигән ул.

«Улыгызны безгә кайчан күрсәтәсез?» – дигән сорауга яшь әни: «Минем аны бөтен дөньяга күрсәтәсем дә, шул ук вакытта бөтен кешедән яшерәсем дә килә», – дип җавап кайтарган.

Фото: социаль челтәрләрдән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев