Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Салават уйландыра да, моңландыра да

Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында халкыбызның яраткан җырчысы, Чаллыда зур сәхнәгә юл ярган Салават Фәтхетдинов концерты узды.

Еллар Салаватның чәчләрен агартса да, тавышындагы моңы җитәрлек әле. Аның һәр җыры хит, барысы да уйландыра. Сәхнәдәш дуслары музыкантлары, композитор, автор-башкаручы Фирзәр Мортазин янында.

Вакытсыз мәңгелеккә күчкән шәхесләрне дә онытмый ул. Концертларында искә ала. Рухлары шат булсын, мәрхүмнәрнең.

Фирдүс Тямаев төркемендә йөргән Гөлзада Шакирҗанованы да яратты Чаллы халкы. Моңлы җырчы кыз Чаллыда укыды, "Сабан туе гүзәле" бәйгесендә катнашты. 

Гомумән, Чаллы тамашачысы Салаватны сагынган. "Ел саен көтеп алам аның концертларын. Ир-ат җырчылардан Салаватка тиңе юк. Моңлы да, игелекле дә ул. Берүк сәламәт булып, безне моңы белән даими сөендерсен", - ди ТЭЦ хезмәткәре Гүзәл Фатыйхова. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йолдызлар тормышы