Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Сәрия Набиуллина җырларының авторы белән очрашкан

Ике иҗатташ дус уртак планнар корган

Чаллы җырчысы Сәрия Нәбиуллина үзе башкара торган "Риза булсаң", "Яшәү рәхәт" җырларының авторы Сәрия Исламгалиева белән моңарчы телефон аша гына таныш булган. «Күңел» радиосы аша еш яңгырый торган «Хәерле картлык» җыры да аларның уртак иҗат җимеше. Көен Сәрия Нәбиуллина сүзләрен Сәрия Исламгалиева язган. Әлеге автор Башкортстанның Бәләбәй районы Приютово поселогында яши һәм Чаллыдагы адашы белән күптәннән күрешәсе килгән. Ниһаять, иҗатташ дусларның бу теләкләре чынга ашкан. Автобуста килгән Башкортстан кунагын Сәрия ханым урамга ук чыгып, кочак җәеп каршы алган. 
– Кич буе серләштек, әле еладык, әле көлдек, сыйландык, урамда да йөреп кердек. «Мин сине тазарактыр дип күзаллаган идем, икебез дә бер чама икән» дип көлдерде ул. Язмыш турында да, иҗат турында да сөйләштек. Планда - яңа -"Сөю көе", "Гафу үтеник", ""Пар канатлар тигез кагыгыз"  җырларын яздыру. Гармунчы Виталий Анисимовның гастрольдән кайтуын көтәбез, шушы җырларны эшкәртеп яздырачакбыз, Аллаһ теләсә” дип уртаклашты Сәрия Нәбиуллина. 

Хәзер ул үзе кунакка, Башкортстанга чакырулы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев