Шəhри Чаллы

Серле чир

Быел февраль азагында бер танышымның авырып китүе турында ишетеп хәлен белергә кергән идем, буыла-буыла йөткерә.

«Хастаханәгә барган идем, бронхит куйдылар», - ди. Йогышлы чир булмагач, шикләнмичә сөйләшеп, зарларын тыңлап утырдым. Икенче көнне үзем әз-мәз йөткергәли башлагач та, игътибарга алмадым. Тагын бер көннән температурам 38гә күтәрелеп, урынымнан тора алмагач кына, хәлнең нидә икәненә төшендем. Тик соң иде инде: башым сөякләренә кадәр чатнап авырта, авыз эчем кибеп, иреннәрем бөреште, телемне әйләндереп сүз дә әйтә алмыйм. Олыгаеп килгәндә чиргә каршы тору җиңел түгел шул. Өйдәге даруларны йотудан хәлем җиңеләймәгәч, ашыгыч ярдәм чакыртмый чарам калмады.
Ярдәм озак көттермәде. Фельдшер ханым бик ягымлы, җылы итеп сөйләште, берничә укол ясады. «Коронавирус микән әллә миндә?»- дидем, уенын-чынын кушып. Җавап урынына ул елмаеп кына куйды. Ник дигәндә, бу зәхмәт чир бездән бик ерак тоела, битлек-перчаткалар киеп йөрү турында әле сүз дә юк иде.
Берничә көн үтте. Башымның авыртуына чыдар әмәл юк, температурам 39дан артып китте. Янә ашыгыч ярдәм чакыртырга туры килде. Бу юлы фельдшер бары тик температураны төшерә торган укол ясады да, хастахнәгә барып, табибка күренергә, анализлар бирергә киңәш итте.
Даруларым, сыналган чаралар белән чиргә каршы көрәшне дәвам иттем. Бераз тернәкләнгәч  хастахнәгә юл тоттым.
Йөземә сары коелган, башым авырта, әйләнә, чыңлый, көчкә атлыйм.
Табиб билгеләгән дәвалар башымда өермә кузгатты диярсең: мием селкенеп, биеп йөргәндәй булды. Бер ай чамасы үткәч кенә хәлем бераз җиңеләйде.
Вакыт уза, инде менә тагын көзгә кердек. Баш әледән-әле авырта, шаулый. Урында яткан көннәр дә булгалый. Җәй буе, сирәк-мирәк булса да, йөткереп йөрдем. Борыным да еш кына мышык-мышык килде.
Бу яшеңдә тагын ни телисең дип елмаер иде мине белүчеләр. Алар белән өлешчә килешәм. Тик: «Нинди чир булды икән миндә?»- дигән сорау җаныма тынгылык бирми. Бигрәк нык какшатты бит. Таныш-белешләрем дә: «Гаиләбез белән чирләдек, югары температура белән яттык, теге зәхмәт вирусның берәр төре булгандыр», - диләр.
Кайберәүләрнең эчләре дә киткән. Кемдер гыйнварда, ә кемдер декабрьдә үк авырткан. Әгәр шушы вирус булса, аңа каршы бездә иммунитет бар инде дип, үзебезне тынычландырабыз. Кабат аяктан ега күрмәсен дип, сакланырга да тырышабыз.
Сәйдә әбиегез.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: