Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Сәгатьне күчерсеннәр иде

Мин Татарстанга Башкортстаннан күчеп килдем. Анда кояш вакыты белән яшиләр, бик уңайлы. Кышкы кыска көннәрдә дә иртәнге сигездә эшли башлыйлар, тагын ярты сәгатьтән көн яктыра. Кичке дүрт тирәсендә генә караңгы төшә. Ә Татарстанда сәгать бердә төшке аш ашыйсың да, тагын бер сәгатьтән инде караңгы була.

Беренче елларны бик авыр кичердем, шул сәгать аермасы аркасында зур киеренкелек тойдым. Татарстанның дөрес вакытта яшәмәвен аңлый идем. Бу хакта күп материаллар җыйдым да, ике ай элек, Татарстан Дәүләт шурасына мөрәҗәгать яздым. Үз хатымда сәгатьне алыштыруларын сорадым, аның сәламәтлеккә зыян салуын, караңгыда эшләүнең эш сыйфатына да зур йогынты ясавын әйттем. Бу вакыт белән яшәү намазда булган кешеләр өчен дә бик авыр. Җәй көне ураза тотсаң, төн уртасында, төнге 1-2 сәгатьтә торып сәхәр ашарга туры килә.
Рифат Бәдретдинов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хатларда тормыш