Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

"Шактый танышым пенсия яшенә җитә алмыйча дөнья белән хушлашты"

Әниемнең дүрт кенә сыйныф белеме булса да, киң карашлы сугыш чоры баласы иде. Мин белгәннән бирле, бик күп басма матбугат, шул исәптән, рус телендәге «Крестьянка», «Работница» журналларын алдырды.

Беркөнне соңгысының 1989 елгы март санына тап булдым. Үзгәртеп кору еллары бу, дөнья болганган, сүз боткасы куерган, кибет киштәләре бушап калган чор. «Как прожить неизвестно на что?» дигән кыю язманы укып чыктым. Хезмәт хакларының, пенсияләрнең бик аз булуы һәм гади халыкның, тиеннәрне санап, ничек җан асравы хакында ачынып язылган.
Ул чордан соң күп еллар узды, халыкка гаять күп авырлыклар кичерергә туры килде. Илебез инде башка, кибетләрдә җаның ни тели – шул бар. Тик менә гади халыкның хезмәт хакы да, пенсияләр мәсьәләсе дә элеккечә кала. Һаман да очын-очка ялгап, кредитларга батып яшәргә туры килә. Өстәвенә, пенсиягә чыгу яшен дә арттырдылар. Күпчелек өлкәннәр чирли-чирли эшләп йөрергә мәҗбүр. Шактый танышым ул яшькә җитә алмыйча дөнья белән хушлашты. Булырмы инде ул бездә берәр вакыт кеше кадере?!

Илһамия Галимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хатларда тормыш