Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Шат йөзле укытучы ул - Галия Хәсәнова

Укытучы – ул изге һөнәр. Балаларыбызның, халкыбызның киләчәге – укытучы кулында, аның алтын йөрәгендә. Талантлы мөгаллим үз белемен башкаларга бирә, авырлыкларны җиңеләйтә, бала күңелен аңлый белә. Аның хезмәте авыр да, җаваплы да, кызыклы да. Укытучы һөнәрен сайлаган кеше тынгысыз, үз-үзенә һәм башкаларга таләпчән, тырыш кеше ул. Бу язмамның герое да үзенең яраткан эшенә чын күңелдән бирелүче, киң эрудицияле, олы йөрәкле, үз артыннан әйдәп баручы, бүгенге зур дәрәҗәләргә ирешкән укытучы Галия Наил кызы Хәсәнова турында булыр.

Кем булырга?
Галия Наил кызы 1966 елның 5 ноябрендә Чаллы шәһәрендә дөньяга килә. Әтисе кранчы, әнисе медицина хезмәткәре булып эшли. Мәктәпне тәмамлагач, ул уйга кала: әнисе юлыннан китәргәме, педагог булыргамы?
Йөрәге укытучы һөнәрен сайларга куша.

Беренче тәҗрибә
1989 елда Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлый. Аннан соң Тукай районы Тләнче-Тамак урта мәктәбенә математика укытырга билгеләнә. Өч елдан соң Галия Наил кызы Чаллыга кайта. 
1991 елда ул 3нче ярдәмчел мәктәпкә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшкә урнаша. Әйтергә кирәк, әлеге мәктәп гади мәктәптән аерыла, биредә сәламәтлекләре ягыннан чикле балалар белем ала. Монда бөтен укытучы да эшли алмый.  Галия Наил кызы утыз ел әлеге мәктәпкә тугры калып, бүгенге көндә дә биредә хезмәт куя. Хәзер ул «69нчы сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар өчен мәктәп» дип атала. 
Профком җитәкчесе
Галия Хәсәнова эшен чын күңелдән яратып, бөтен белемен, энергиясен, көчен кызганмыйча башкара. Тирән белемле, гел яңалыкка омтылучы укытучыны балалар да үз итә. Аның дәресләре методик алымнарның үзенчәлекле, кызыклы булуы белән аерылып тора. 
Башлангыч сыйныфларны укыту белән беррәттән, ул мәктәпнең профсоюз эшчәнлеген дә җитәкли. Монда да Галия ханым үзенең иҗади, оештыру сәләтләре белән аерылып тора.  

Директор урынбасары
Иң авыр, күп көч, энергия, сабырлык, түземлек таләп итүче һөнәрен яратып башкара ул, көнне төнгә ялгап эшли, дәресенә ныклап әзерләнә, укучыларның дәфтәрләрен тикшерә, профсоюз буенча эшләрен югары дәрәҗәдә башкара. 
Аның тырышлыгын, оештыру сәләтләрен исәпкә алып, 2008 елда Галия Хәсәнованы укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары итеп билгелиләр. Ул мәктәпнең укыту, тәрбия һәм методик эшләрен үз өстенә курыкмыйча ала. Бу нык җаваплы, чөнки аның эшчәнлегенә карап мәктәпкә бәя бирәләр. Директор урынбасары сәламәтлекләре чикле балаларны укыту һәм тәрбияләү сыйфаты, уку-укыту процессының эчтәлеге, кадрлар составы өчен җавап бирә. 
Галия Наил кызы чын мәгънәсендә үз эшенең остасы, ди коллегалары. Ул 69 нчы мәктәптә укыту процессының аерым системасын бик яхшы итеп төзеде. Әлеге система уку-тәрбия эшенең барлык стандартларына, белем бирүнең сыйфатына тулысынча җавап бирә. Ул укучыларның өлгерешен, йөрешен, укытучылар йөкләнешен җайга сала, мәктәптәге методик эшне югары дәрәҗәдә алып бара.
Галия Наил кызы укытучы буларак та, җитәкче буларак та бик сәләтле, төгәл кеше. Ул уку-укыту процессын оештыру буенча бөтен кирәкле документацияне һәм белем бирү системасы белән идарә итү теорияләрен, алымнарын яхшы белә. 
Хөрмәткә лаеклы шәхес
Аның эш стиле югары таләпчәнлек, методик осталык, укытучыларның иҗади эшчәнлеген активлаштыру, кадрлар белән идарә итү алымнары һәм методларын оста куллану белән аерылып тора. Галия Наил кызы инновацион эшчәнлек нәтиҗәләрен кертү һәм билгеләү процесслары белән яхшы таныш, әлеге эшчәнлекнең нәтиҗәләрен күрсәтә белә. Коллективта һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер һәм югары әхлак сыйфатларына ия булган шәхес. Укытучыларга аттестация үткәрүдә ярдәм кулы сузучы, аларның квалификацияләрен күтәрүдә зур өлеш кертүче кеше дә Галия Наил кызы.
Коллегаларына карата нык игътибарлы, ул төрле ситуациядә аларга ярдәмгә килергә әзер. Мәктәп укытучылары аңа бик рәхмәтле, укучылар да, әти-әниләр дә аны хөрмәт итәләр. Өлкән яшьтәге кешеләргә игътибарлы һәм ихтирамлы, кирәк булганда, ярдәмен кызганмый торган чын педагог һәм җитәкче ул.
Хезмәте бәяләнде
Хезмәтенә югары бәя бирелеп, Галия Хәсәнова шәһәр хакимиятенең, Татарстан Республикасы, Россия Федерациясенең мәгариф министрлыгының күпләгән Мактау грамоталары белән бүләкләнде. 
Галия Наил кызы гаиләсендә үрнәк әни һәм яхшы тормыш иптәше. Аның педагогик эшчәнлеген хуплап, аңа һәрдаим ярдәм итеп, киңәшләшеп яшәүче тырыш, акыллы тормыш иптәше  Илгиз белән бергә ике ул үстерделәр. Икесе дә югары белем алып, тормышта үз юлларын тапкан, яраткан хезмәтләре белән шөгыльләнәләр. 

 

Юбилей белән!
5 ноябрь көнне Галия Наил кызына 55 яшь тула. Аны чын күңелдән әлеге юбилее белән хезмәт коллективы тәбрик итә. Киләчәктә тагын да зуррак үрләр яуларга, балаларының игелеген күреп тынычлыкта, сәламәтлектә гомер кичерергә язсын. Авыр һәм мактаулы хезмәтендә зур уңышлар, сөенеч-шатлыклар күп булсын. 

55 яшең килеп ишек каккач,
Мендем димә яшьнең түренә
Күңелдә калсын көз чуагы
Гомер үтә диеп сүрелмә.

Гомерләрне айлар, еллар саный,
Саный аны сәгать, минутлар.
Гомердән дә озын нәрсәләр бар?
Гомердән дә кыска ниләр бар?
Шул гомернең кадерләрен белеп,
Яшәргә дә әле яшәргә!

Хөрмәтенә, данга лаек була
Саф намуслы хезмәт кешесе.
Җирдә үз урыныңны табып була
Йөрәгеңне бирсәң эш өчен.

Ничек рәхәт! Синең хезмәтеңә
Чын күңелдән «Рәхмәт!» дисәләр.
Вөҗданың пакь, намусың саф булып
Хезмәтеңә башын исәләр.

Гомер йомгаклары бер урала,
Бер сүтелә җилләр иссә дә…
Йөрәк кенә унсигездә кала
Яшьләр 55 кә җитсә дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбилярлар