Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Шигъри җанлы әнием

Минем әнием – Фәния Галиуллина. Норлат районы Үрнәк авылында туган. Мәктәпне тәмамлагач, Чаллыга килеп Татэлектромаш заводына килеп урнаша.

Гомере буе погрузчикта эшли. Хәзер пенсиядә. Берзаман көтмәгәндә әни шигырьләр яза башлады. Беренчесен туган авылына багышлап язды да якташлар төркеменә җибәрде. И яраттылар әнинең  шигырен и мактадылар... Шуннан әллә илһам килде, көн-саен уй-фикерләрен шигъри юлларга сала башлады. Күрәсең, шулай тулып түгеләдер. Ә бит ул беркайчан да әдәбият белән җитди кызыксынмаган Норлат кызы. Авыр эштә эшләп китаплар укырга да, әдипләр белән очрашырга да вакыты булмаган аның. Ә шигъри җаны еллар үткәч тә үзен сиздергән. Ә бәлки, геннардадыр ул – лирика. Мин үзем дә шигырьләр языштырам, хәтта көйләр дә чыгарам. Әти – виртуоз баянчы. Шулай итеп яшибез, әти баянда, гитарада уйный. Әни аңа кушылып җырлый.

Нигә икән ак болыт
Уйга калган, тукталып?
Безнең Татарстанны
Карыйдыр ул таң калып?

Ак болытны тырышып,
Кемдер куйган  кабартып.
Иксез-чиксез зәңгәр күк
Үзенә тора тартып.

Без киярбез дә туннар,
Табигать тә бит туңар.
Җылы йомшак юргандай,
Ак болыт төшеп кунар.
***
Кояшның иң беренче
Нурына ук утырып,
Бал кортлары эшкә китә
Иртә таңнан ук торып.

Жырлый-жырлый бал җыялар,
Зарланмыйлар тормышка.
Иң шифалы балны гына
Җыеп куялар кышка.

Исереп чәчәк исенә,
Очалар да очалар!
Санап бетерерлек түгел,
Күпме чәчәк кочалар!

Бигрәк уңган бал кортлары,
Гашыйк алар тормышка!
Бал кортлары балны җыеп,
Миңа бирәләр бушка!
***
Безнең сөю гөлебезгә 
Кунмасын иде тузан!
Синең өчен генә яшим,
Куптарма өйдә туфан!

Буран чыкмас әгәр дә син
Хисләрең бәйгә куйсаң!
Китәрмен дә югалырмын 
Тавыш-гаугадан туйсам!

Чибәрләр күп, бары сине 
Күрә күңелем күзе!
Сиңа гына әйтәм, иркәм,
"Яратам" дигән сүзне!

Салкын чишмәме мәхәббәт?
Ялкынлы күмерме ул?
Икебезне тоташтырган
Салават күпере ул!
***
Сандугач кебек, ел саен,
Көтеп алам май аен.
Сандугач серен тыңларга,
Бакчамда үсми каен.

Сандугач кунып сайрарга
Үсә анда алмагач.
Үзем утырткач, күңелгә
Бик якын һәрбер агач.

Бер орлыктан үсеп чыга
Суган, кишер, кәбестә.
Үзем үстерәм кадерләп,
Сатылса да кибеттә.

Әнис, сарымсак һәм көрән
Кыш өчен бик тә кирәк.
Якын дуслар булып китә
Сәнәк, тырма һәм көрәк.

Яратылган без балчыктан,
Бик хуш безгә җир исе.
Килә минем Җир-Анага
Сыеныбрак яшисе.

Эшләгән чакта бакчада
Бар начар уйлар кача.
Кирәк түгел миңа акча!
Бирегез миңа бакча!
***
Сүзләрнең бар әчесе,
Сүзләрнең бар төчесе.
Шикәрле-баллысы гына
Була иң үтемлесе!

Сүзләрнең дә төсе була,
Күреп булмый, нишлисең.
Сайлар идек иң матурын - 
Кояш нуры төслесен!

Бик матур сүз "Әлифба".
Матур түгел "Абика".
Эйтергә кирәк "Әбием"!
Бәбекәчекәчекәем!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әниләр көненә

2
X