Тагын бер җырчы әни булган
Шоу-бизнес

Тагын бер җырчы әни булган

«Гомерем буена көткән могҗизам», - дип язган ул.

Җырчы, педагог Айсылу Габдинова соңгы вакытларда сәхнәдә дә, социаль челтәрләрдә дә күренми башлады.

Бүген ул «табылды». «9 ай... Юк гомерем буена көткән бәхетем», – дип язды ул социаль челтәрдәге битендә, йөкле килеш төшкән фотосын куеп.

Җырчы малай тапкан. Шулай итеп ул әтисе Татарстанның халык артисты Айдар Габдиновны бабай итте. Сабый бәхетле гаиләдә сау-сәламәт булып үссен.

Фото социаль челтәрдән 
 


сабан туе артистлар концерт тамаша шоу Айслу Габдинова Айдар Габдинов халык артисты

Нет комментариев