Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Танылган фигурист комага киткән

Кайбер мәгълүматлар буенча спортчыда сепсис башланган.

45 яшьлек фигуралы шуу остасы Роман Костомаровның пневмония һәм “В” гриппы белән дәваханәгә эләгүе турында язган идек. Олимпия чемпионын табилар янына күкрәктә көчле авырту һәм югары температура белән китерәләр. Тиз арада реанимациягә урнаштыралар һәм ИВЛ аппаратына тоташтыралар. Кайбер мәгълүматлар буенча, спортчыда сепсис башланган, үпкәләре начарланган.

"Романның хәле бик катлаулы. Ләкин барысы да яхшы булыр дип ышанам! Аны Коммунаркага күчерделәр”, — дип сөйләгән журналистларга Илья Авербух.

Билгеле булганча, Яңа ел каникулларында Роман Костомаров Илья Авербух тамашасында чыгыш ясаган. Ул чакта аның хәле яхшы булган. Тик соңыннан труппа берничә спектакльне ачык шугалакта уздырган — ул вакытта Мәскәүдә 25 градуска кадәр суыткан. Салкын һава торышы да инфекцияне көчәйтеп җибәргән булырга мөмкин, дип белдергән Костомаровның якын дуслары.

фото: Александр Вильф, архив https://www.sport-express.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спортчылар