Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Ташламалар бармы? (сорау-җавап)

Коммуналь хезмәтләргә түләгәндә, инвалидларга, күп балалы аналарга нинди ташламалар каралган? Киңәш бирә алмассызмы? - дип мөрәҗәгать итте Илфас Фәрукшин.

ТР Хезмәт, мәшгульлек  һәм социаль яклау министрлыгының Чаллы буенча идарә башлыгы Ирина Скрябина әйтүенчә, коммуналь хезмәтләргә түләгәндә, республикада аерым категория гражданнарга ташламалар каралган. Субсидия күләме Россия һәм Татарстандагы хокукый-норматив актлар нигезендә билгеләнә. «Россиядә инвалидларны саклау турында»гы федераль закон буенча, физик яктан мөмкинлеге чикле кешеләргә, инвалид бала булган гаиләләргә тораккоммуналь хезмәтләр өчен түләүгә чыгымнарыннан 50 процент субсидия бирелә. Татарстанда билгеләнгән социаль торак мәйданы өчен коммуналь хезмәтләргә түләгәндә, 18 яшькә кадәр өч һәм аннан күбрәк балалары булганнарга 30 процент субсидия бирү каралган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сорау җавап