Зәйнәп Фәрхетдинованың улы өйләнә
Шоу-бизнес

Зәйнәп Фәрхетдинованың улы өйләнә

«Тормышымда яңа бүлек башлана» дигән ул.

Татар эстрадасының танылган җырчылары, ТР атказанган артистлары Зәйнәп Фәрхетдинова белән Зөфәр Билаловның олы уллары Булат (псевдонимы - Акбулат) өйләнә. Бу хакта ул үзе социаль челтәрләрендә хәбәр итте.

Музыкант сөйгәненә тәкъдимне Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә ясаган. Кыз моны көтмәгән булса кирәк, аның видеода эчкерсез сөенгәне күренеп тора.

«Тормышымда яңа бүлек башлана», – дип язып куйган Акбулат. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев